Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Яшь эшкуар мәктәбендә булачак 60 фермер укып чыкты

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Узган  атнада  Казанның  төрле  уку йортларыннан авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  үз  бизнесларын  башларга  теләүче   60 студент Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме  белән  Яшь эшкуар (яңа  эш  башлаучы  фермер) мәктәбендә уку узды.    Уку «2019-2021 елларга  Татарстан  Республикасы авыл  яшьләре» ярдәмче  прграммасын  гамәлгә ашыру  кысаларында  оештырылды. 

 Мәктәптә  өч  көн  эчендә  яшьләр  бизнесны  планлаштыру, нәтиҗәле  бизнес-план төзү нигезләрен өйрәнделәр  һәм авылда  яшьләргә   ярдәм  итү  программалары,  аларда  ничек  уңышлы  катнашу   турында  мәгълүмат  алдылар. 

Мәктәптә  катнашучылар  укуның  беренче  көнендә  республиканың  профильле  министрлыклары  һәм ведомстволары  вәкилләре белән    очраштылар.   Очрашу  мәйданчыгында  яшьләрне  авыл  территорияләрен  үстерүгә җәлеп  итү һәм  кече  эшкуарлыкны  үстерүгә  ярдәм  итүнең   финанс-икътисадый механизимының  эше  турындагы  мәсьәләләр буенча  фикер алыштылар.  

Белем бирү   программасы “Идел” яшьләр  үзәгендә  дәвам  итте.   Мәктәптә  катнашучылар     бизнес-планлаштыру  нигезләрен һәм  документлар  тутыруның  юридик  үзенчәлекләрен  өйрәнделәр.  Монда  аларга  Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты  мөгаллимнәре  булышты.   

Студентларның  икенче  көне   практик эштә  узды.   Бу  көнне  алар  Балтач һәм Арча районнарының  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантларын  откан һәм бүген  үз бизнесларын  уңышлы  алып  баручы     фермерлары  хуҗалыкларында  булдылар.   Алар  арасында     «Бариева Р.Х.» КФХсы (Кошчылык) һәм КФХ «Гарипов Х.К.» КФХсы (эре  мөгезле  терлекләр), катнашучылар  шулай  ук авыл  туризмын  үстерү  үрнәге  булган "Тәвә кошы" фермасында  да  булдылар.  

Катнашучылар  өчен  алга  таба "Зиланткон"  Казан  уен-практика үзәге идарәсе  рәисе  Петр Шилов  эшлекле  уен  оештырды.   Уеннның  асылы       үз  каптиалыңны арттыру өчен  бизнес исәбен   төпле алып  барудан  гыйбарәт. 

Өч көн  дәвамында  катнашучылар  тарафыннан үзләре  булган  КФХларның  хуҗалык  эшчәнлегенә  анализ  ясалды һәм КФХларны  үстерүнең  перспектив  планнары  эшлдәнде.    Йомгаклау  эшләре  Мәктәпнең  соңгы  көнендә  перезентацияләнде.  

«Мәктәп  мәгълүмати  белемне баетып  кына калмыйча,  эшкуарлыкның   мөмкинлекләрен  практикада үстерә», - дип сөйлиләр  булачак     фермерлар. Уку йомгаклары  нигезендә  студентлар  кече  хуҗалыкларда  агробизнес  алып  бару  нигезләре  буенча  квалификация  күтәрү  буенча   сертификатлар  алдылар.  

Мәктәп  кысаларында  шулай  ук  бизнес-проектлар  конкурсы  узды, аның төп  призы  -  үз  продукты бренды  өчен  полиграфия  хезмәтләре  күрсәтелүгә 30 000 сум  күләмендә сертификат, аңа  Марсель Яһудин иф  булды.      Бу  акча үзе  җитештергән  йомыркаларны  төргәкләү өчен тотылачак.  сумма будет направлена оформление упаковки яиц собственного производства.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International