Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының кулланучылар җәмгыятьләре кооператорлары «Иң яхшы Россия икмәге» бүләкләрен алдылар

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

 "Хлеб, ты - мир" (“Икмәк, син – дөнья”) халыкара  форумы  кысаларында    икмәк  пешерү  буенча  ХХ Россия Кубогына  йомгаклар  ясалды,  анда  Россиянең  20  төбәгеннән  24  команда  катнашты. Икмәк  пешерүчеләрнең  һәм кондитерларның һөнәри  ярышларында  Россия  кулланучылар   кооперациясе  оешмаларыннан  һәм  кооператив белем  бирү  системасы  буенча  уку  йортларыннан  7  команда  катнашты. 

"Хлеб, ты - мир" (“Икмәк, син – дөнья”) халыкара  форумында   Татарстан  кулланучылар  кооперациясе  оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) кооператорлары Икмәк  пешерү  буенча Росиия  Кубогына  һәм   “Сдобные изделия" (майга, сөткә  изеп  пешерелгән әйберләр) номинациясендә II дәрәҗә  дипломга  ия  булдылар.   Актаныш  һәм Балык  Бистәсе  районнарының кулланучылар  җәмгыятьләре кооператорлары  «Иң яхшы  Россия  икмәге» бүләкләрен  алдылар.   

Татарстанлыларга  җиңү  җиңел  бирелмәде.   Кубокта  катнашучылар     категорияләр  буенча  бүленгән  иде: икмәк  пешерү  белән  күптән  шөгыльләнүчеләргә, югары  уку  йортлары  студентлары һәм  һөнәри  уку  йортлары  студентларына.   Шартлар  бик  җитди куелган  иде: биш  сәгать эчендә -  ике  төрле  ипи,    майга,  сөткә  изелгән (сдобный) өч төрле   камыр  ризыгы  пешерергә һәм камырдан  космонавтикага  багышланган  арт-объект  эшләргә.    Кооператорлар  бик тырыштылар  һәм үзләрен  иң  яхшы  итеп  күрсәттеләр.  

Искәртеп  узабыз,  19 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр Татарстан  Республикасы экспозициясе кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең һәм оешмаларының   Калугада «Этномир» этнографик  парк-музее  базасында  ачылган  «Хлеб, ты - мир» (“Икмәк, син – дөнья”) Халыкара  форумында   күрсәтелде.  Форум  эшендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов катнашты. 

Чара  кунакларына    «Татар йорты» күрсәтелде, ул  Калугада даими  эшләүче     экспозиция  буларак калды  һәм  музей-паркка килүчеләрне татар  халкының  милли  көнкүреш  үзенчәлекләре  белән  таныштыру  өчен  эшләячәк.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International