ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  урта  һәм кече  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар бирә.  Бүген  һәр  районда,  авылда  үз  эшен  ачып,  аягында  нык  торучы  һәм  авыл җирендә  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче  яшь эшкуарлар бар.    шундыйларның  берсе    -  Татарстанның  Зәй  районы Югары  Пәнәче  авылыннан  үзләренең  кошчылык  фабрикасын  ачкан Мартемьяновлар гаиләсе.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  фермаларны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.  Авыл  хуҗалыгы продукциясенең күпчелек  өлеше  республиканың  крестьян-фермер хуҗалыкларында  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларында   җитештерелә.  Әмма  иң  мөһиме   – фермерлар  тотрыклы  табыш  китерә  торган  үзләренең  яраткан  эшләре  белән  шөгыльләнәләр.  

6 июльдә   Арчада  Халыкара  кооператорлар  көне  уңаеннан  Татарстан   кооператорларының  һәм   фермерларының  II Спартакиадасы  узды. 


5
июль, 2019 ел
җомга

20 июньдә  республиканың  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  караган ике  әйдәүче  югары  уку  йортында   - Казан  дәүләт  аграр  университетында һәм  Н.Э. Бауман ис.  Казан  дәүләт  ветеринария   медицинасы академиясендә   кабул  итү     кампаниясе  старт алды. 

Үзләренең  көндәлек  хезмәтләре  белән  мактау  һәм ихтирам  яулаган  гади  кешеләр  турындагы  безнең    «Хезмәт кешеләре» рубрикасының  бүгенге  герое   -    Мөхәммәтҗанов Фазылҗан Газизҗан  улы. 


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  “Татарстанда  кыр көне  - 2019” бишенче агротехнологик  күргәзмә  ябылды.   Аны  ябу  тантанасында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов катнашты. 

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Төркиянең  Он  һәм икмәк  әйберләре  җитештерүчеләре ассоциациясе Рәисе, Бөртекле,  кузаклы,  майлы  орлыклар һәм  продуктлар  экспортлаучылары ассоциациясе  идарәсе Рәисе Тургай Юнлю җитәкчелегендәге  Төркия  делегациясе  белән  очрашты.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган  “Татарстанда  кыр  көне – 2019” агросәнәгать  күргәзмәсе     уникаль  күрсәтмә  мәйданчык булды һәм  түгәрәк  өстәлләр һәм  эшлекле  сөләшүләр  уздыру  өчен   уникаль урынга  әверелде.     Чарада  катнашучылар  бу  көннәр  кызыклы  гына булып калмыйча, төзелгән   контрактлар  һәм  килешүләр  рәвешендә  нәтиҗәләр  биреп,   уңышлы  да  булды.

Татарстанның  Әлки  районында  «Яшь  кооператорлар»  пилот  проекты  гамәлгә ашырыла.  Кооператив вәкилләре авыл  хуҗалыгы продукциясе  җитештерү  белән  һәм аны  сату  белән  шөгыльләнәләр.   Бу  хакта    Казан  кооператив  институты   ректоры Алсу Нәбиева   Лаеш  районында  уза  торган  «Татарстанда  кыр  көне» күргәзмәсендә  хәбәр  итте.  

 

3 июльдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов  “Татарстанда  кыр  көне – 2019”  күргәзмәсе  кысаларында  “2019 елда  техника  паркын  яңарту  һәм  АПКга  кайтарыла  торган техника  һәм  җайланмаларның  сыйфатын  яхшыртуга  юнәлдрелгән  чаралар”  темасына  түгәрәк  өстәл  үткәрде.     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International