Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Дагстан Республикасыннан Дагстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Магомед Шапиев делегация белән очрашты.
17 июльдә Кайбыч районы авыл хуҗалыгы оешмаларында гадәтәге комбайннар парады узды, шул ук вакытта техниканың 2019 елгы урып-җыю эшләренә әзерлеге дә тикшерелде. Тикшерүдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Дәүләт техника күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов, хуҗалыклар, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.
Чирмешән районында 16 июльдә «Серендеев Н.И.» КФХ базасында урып-җыю техникасының әзерелеген тикшерделәр һәм 2019 елгы уңышны җыю мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды.
Татарстанда кече хуҗалыклар уңышлы эшләп килә һәм алар кул эшен автоматлаштыруга таба юнәлеш алалар. Хәтта зур булмаган ярдәмче хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында саву аппаратлары кулланалар, терлекләрне ашатуның һәм эчертүнең автоном системаларын гамәлгә кертәләр. Мәсәлән, Биектау районында Латыйповлар хуҗалыгында бозауларны ашату өчен автомат системасы куелган. Система бозау муенындагы бирканы укый һәм сәгать саен үсеш өчен оптималь күләмдә азык биреп тора. Зәй районыннан Маракиннар гаиләсе кошчылык бинасындагы температураны дистанцион рәвештә мониторинглап тора. «Н.В.Володин» КФХында республикада беренчеләрдән булып карлыган җыю буенча махсус комбайн барлыкка килде.
16 июльдә Кыр көне кысаларында Мөслим районында авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең һәм чәчүлекләрне карауның нәтиҗәле алымнары турында фикер алыштылар.
16 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкчелегендәге комиссия Арча районында техниканың 2019 елгы урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техника белән тәэмин итү секторы мөдире Ян Клетенков, «РСЦ» ФДБУнең ТР буенча филиалының Биектау районара бүлеге башлыгы Сәгыйть Сәләхетдинов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Арча муниципаль районының Дәхләт техника күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Габделхак Касыймов, «Россельхозцентр» ФДВУ филиалының район бүлекчәсе башлыгы Рүзәл Мортазин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Бу хакта 17 июльдә Татар-информ МАында узган матбугат конференциясендә Наил Хәмидуллин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Республика дәрәҗәсендә сөт терлекчелеге белән селекция-нәсел эше гомуми системасының фәнни нигезләнгән концепциясен эшләү» проекты буенча эшлекле очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Sustainable Food System Ireland» Ирландия компаниясе директоры Дэвид Батлер, шулай ук Сколково фән һәм техника институты, Н.Э. Бауман ис. Казан ветеринария медицинасы академиясе, Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе һәм республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Республикада 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча АПК предприятиеләре арасында конкурпс башланды. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм авыл җирендә үзенең яраткан эше белән шөгыльләнүче фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе – Кайбыч муниципаль районының Турминский авылыннан эре мөгезле терлекләр өчен ферма төзегән Андрей Ермолаев.