«Агростартап» программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан  Республикасында «Агростартап»  проекты  буенча крестьян (фермер)  хуҗалыкларын  булдыру  һәм  үстерү» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен      крестьян (фермер)  хуҗалыклары проектларын   сайлап  алу   конкурсына    йомгаклар ясалу  турында  хәбәр  итә.   Грантларның  гомуми  суммасы     312 млн. сумнан  артык. 

Татарстанның  36  муниципаль районыннан конкурска гариза  биргән  132   крестьян  (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ  2 млн сумнан  алып  4  млн  сумга  кадәр  грантларга  ия  булдылар.  Иң күп  җиңүчеләр   Мамадыш районыннан  (8 фермер), Азнакай һәм  Теләче  районнарыннан    (6шар фермер).

Грант алучылар   ит һәм сөт  терлекчелеге, ат  үрчетү, сарыкчылык,  кошчылык,  умартачылык  буенча,  товар  балыгы  җитештерү,  җиләк-җимеш  культуралары  үстерү,  бөртекле,  кузаклы  һәм азык  культуралары  җитештетрү  буенча  проектларны  гамәлгә ашырачаклар.  

 «Соңгы  елларда  авыл  хуҗалыгын  автоматлаштыру һәм  авыр  кул  хезмәтен  техника белән алыштыру нәтиҗәсендә  агросәнәгать комплексы  оешмаларында авыл  халкының  эш белән  тәэмин  ителеше  шактый  кими.     Шул  ук вакытта  аларны  эш  белән  тәэмин  итү  проблемасы  барлыкка килә,  шуны  хәл  итүгә  республикада  үзара  бәйле  тулы  бер  чаралар  комплексы  эшли.  Яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм  итү  программасы  авыл  халкының  тормыш  дәрәҗәсен  яхшыртуга, авыл  халкын  эш  белән  тәэмин  итүгә, авылда  яшьләрнең  эшлекле  активлыгын  арттыруга, авыл  тормыш  рәвешен  саклап  калуга  юнәлдерелә», - дип билгеләп  үтте  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Ришат Хәбипов.

Министрлык   яңа  эш  башлаучы  фермерларның  акчаларны  максатчан  тотуларын тикшереп  тора  һәм,  грантларны  максатчан  файдаланмау һәм (яисә) аларны  алу  өчен  дөрес  булмаган белешмәләр һәм документлар  бирү  фактлары  ачыкланганда, бирелгән  грантларның  бюджетка кире  кайтарылырга  тиешлеген  искәртә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International