Агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә «Терлекчелектә инновацион технологияләр» темасына узган түгәрәк өстәл авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләрендә зур кызыксыну уятты – конференц-зал шыгрым тулган иде, хәтта басып торучылар да булды.
Бүген аграрийлар торган саен күбрәк булачак уңышны иминләштерү турында уйлыйлар. Агроиминләштерү хәтәр игенчелек төбәкләре өчен аеруча әһәмияткә ия, шундыйларга безнең республика да керә. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, һава шартларына карамастан, тотрыклы эшчәнлек алып баруда, керемнәрне алдан фаразлауда реаль мөмкинлекләр бирә.
21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм иминлекнең стратегик карарлары» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.
17 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы кыр эшләренә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды. Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Арча муниципаль районында булды, ул бирегә эре мөгезле терлекләрне үрчетү белән танышу максатында килде.
15 февральдә «Үз туган ягыңны бел» темасы буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Лаеш районында булдылар.
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
15 февральдә Кукмара районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе нс Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм Россия Федерациясе ДӘүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты. Фойеда сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең һәм «Мәрхәмәт» реабилитация үзәгендә булучыларның кул эшләнмәләре, Кукмара киез итекләре, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
14 февральдә Кайбыч муниципаль районында 2019 елда районда социаль- икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча Совет утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
14 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә уздырылган «ТатАгроЭкспо» 2 нче махсуслаштырылган күргәзмәсенең ябылу тантанасы узды. Чарада 200дән артык предприятие һәм 11 меңнән артык кунак катнашты. Бу республикада гына түгел, ә Россия күләмендә АПК белгечләре арасында әлеге чараның лаеклы урын алып торуын күрсәтә. Агрофорум кысаларында авыл хуҗалыгы тармаклары үсешенә, технологик модернизацияләүгә, үсемлекчелек һәм терлекчелекне нәтиҗәле үстерүгә кагылышлы эшлекле чаралар үткәрелде.