Яңа «New Holland» тракторлары 2020 елгы чәчү кампаниясе өчен Биектау районына китте

2020 елның 17 апреле, җомга

Предприятие ООО «Әсән» ҖЧҖ предприятиесе Татарстан Республикасы Биекиау районында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча лидерларның берсе. Хуҗалык сөт, ит, ашлык һәм башка продукция җитештерә һәм сата. Аларның төп уңышы – җитәкчеләрнең машина-трактор паркын яңартуга даими игътибар бирүендә. Ә 16 апрельдә авыл хуҗалыгы предприятиесе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «60 на 40» программасы буенча техника алды.

«New Holland» брендының ике яңа тракторы 2020 елгы чәчү кампаниясе өчен Биектау районына китте. T6090 RC һәм T6050 Delta – куәтле, маневрлы, югары дәрәҗәдәге автоматлаштырылган системалар белән җиһазландырылган тракторлар. Алар туфрак эшкәртүдә, культивацияләүдә, чәчүдә, органик ашламалар кертүдә, транспортировкалауда, терлек азыгы әзерләүдә һәм уңыш җыюда эшләячәкләр.

«New Holland – базрада үзен күптән күрсәткән бренд, бездә бу җитештерүнең техникасы тагын бар, без аны эксплуатацияләүдән бик канәгать. Машина сатып алу гына әле бер хәл, аны карарга, ремонтларга, аңа хезмәт күрсәтергә кирәк. Машиналарны лизингка алдык – җитештерүче CNH INDUSTRIAL Capital финанс структурасы аша. Бу безгә техниканы файдалы шартларда алырга ярдәм итте. Шулай ук киләчәктә авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу өчен финанс ресурсларын җәлеп итү мөмкинлеген киңәйтергә дә ярдәм итә. Уңышның уңдырышлылыгын арттыру өчен эшләячәкбез!» – дип сөйли «Әсән» ҖЧҖ директоры Айрат Сабиров.

Техника «АльфаСервис» ҖЧҖеннән алынды. Компания – узган елның ноябреннән бирле Татарстан Республикасында Case IH һәм New Holland Agriculture брендларының авыл хуҗалыгы техникасын сату һәм хезмәт күрсәтү буенча рәсми дилер.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагы үсеше буенча Россия төбәкләре арасында әйдәүче урыннарның берсен алып тора. Шуңа күрә компания Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең әлеге брендлар техникасына, шулай ук аңа сыйфатлы сервис хезмәте күрсәтү буенча хезмәтләргә тотрыклы югары ихтыяҗын канәгатьләндерергә мөмкин.

Моннан тыш, аграрийлар «бер тәрәзә» принцибы буенча Case IH, New Holland, OVERUM һәм Kongskilde брендларының техникасын сатып алуга CNH Industrial Capital партнерыннан индивидуаль финанслашу алырга мөмкин, алынган техникага җитештерүчедән гарантия бирелә, профессиональ сервис ярдәме һәм запас частьләрне өзлексез кайтарып тору тәэмин ителә.

Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре «АльфаСервис» ҖЧҖенә 8 (843) 208-67-87 телефоны буенча һәм mail@alfacnh.ru почтасы аша мөрәҗәгать итә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International