Фермерлар шәһәр кешеләренә 600дән артык эш урыны тәкъдим итәргә әзер, эшкә 300дән артык теләк белдерүчеләр бар инде

2020 елның 17 апреле, җомга

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.

300дән артык кеше авылга эшкә барырга теләк белдерде инде. Эшкә алырга әзер авыл хуҗалыгы предприятиеләре саны да арта, әгәр элегрәк 400ләп вакансия булган булса, бүген аларның саны 650гә җитте. Тәкъдимнәр муниципаль районнар буенча, яшәү шартлары һәм хезмәт хакы күләмнәре буенча төркемләнә.

Эшкә барырга теләүчеләр бу вакансияләрне сылтамалар буенча карый алалар:

Механизаторлар, машинистлар, машина йөртүчеләр

Игенчелек буенча вакансияләр

Терлекчелектәге вакансияләр

ИТРдагы вакансияләр

Сезонлы төрле эштә эшләүчеләр

“Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ операторларының консультацияләр өчен элемтә телефоннары: 8(843)292-07-59, 8987-172-04-28.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International