Марат Җәббаров Татарстандагы иң эре кошчылык фабрикасының эше белән танышты

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстандагы иң эре иң эре кошчылык фабрикасының - «Yaratelle»нең эшчәнлеге белән танышты. 

Кошчылык фабрикасы Россиядә йомырка җитештерү буенча 5 иң зур кошчылык фабрикасы арасына керә. Тәүлек саен 2,3 миллионнан артык йомырка җитештерелә. Биредә 3,4 миллионнан артык тавык бар, шул  исәптән 2,5 млн баш йомырка сала торган тавыклар.

Предприятие директоры Фәнис Нигъмәтуллин сөйләвенчә, биредә кошларны тукландыруда натураль үсемлек компонентлары һәм берничә баскыч чистарту системасы ашы уздырылган үзләренең артезиан скважинасы суы кулланыла. Кошларны карауның барлык процесслары автоматлаштырылган. Йомырка кабыгының сыйфаты аны транспортер буенча 1,5 километрдан артык хәрәкәтләндерергә мөмкинлек бирә. Сортларга аера торган Моба автомат машинасы йомыркаларны үзе үлчи, сайлап ала һәм тартмаларга сала. Йомыркаларны җыю процессларына Amaks программасы нигезендә ясалма интеллект идарә итә.

Җайга салынган сату һәм логистика сисетмасы сатып алучыларны сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә ярдәм итә, ә процессларга даими контроль продукциягә югары сыйфат гарантияли. «Yaratelle» кошчылык фабрикасы төрле категориядәге йомыркалар чыгара. Җитештерелә торган продукция сыйфатының югары дәрәҗәдә булуы ГОСТ белән раслана. Предприятиенең Хәләл система таләпләренә туры килүгә сертификаты бар. Продукция барлык эре федераль челтәрләргә, шулай ук Татарстан Республикасының төбәк челтәрләренә чыгарыла. Ул «Yaratelle», GrandeFerme маркасы астында чыга.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кошчылык фермасындагы барлык җитештерү циклы белән - тәүлеклек чебиләрдән башлап, аларны үстергәнчегә һәм җитештерү-логистика комплексына кадәр танышты, шулай ук коронавирус инфекциясен таратмау буенча яклау чараларын оештыруны, хезмәт шартларын һәм предприятиенең үсеш перспективаларын өйрәнде.

Бүген авыл хуҗалыгы тармагы өчен халыкны һәркөнне продуктлар белән тәэмин итә торган барлык предприятиеләрнең өзлексез эшләве аеруча мөһим. Аларның эшчәнлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International