Татарстан аграрийлары хезмәтендә фән: арпаның яңа Камашевский сорты мул уңыш һәм икътисадый нәтиҗәлелек күрсәтте

2020 елның 17 апреле, җомга

Соңгы елларда республикада ел саен дымга кытлылык күзәтелә, ул озакка сузылган корылык, көндезге температураның югары торуы, һава дымлылыгының кимүе аркасында барлыкка килә, нәтиҗәдә туфракта бер метр тирәнлеккә кадәр үсемлекләр үсү өчен продуктив дымлылык кими. Арпаа өчен бу май, июнь айлары, бу чорда үсемлекләрдә репродуктив органнар барлыкка килә һәм алар вегетатив массаны арттыралар. 1 ц арпа ашлыгы алу өчен 12 мм-га кадәр дым кирәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, җитештерүдә әлегә кадәр вегетация чоры кыскарак булган сортлар күбрәк кулланыла, алар язгы-кышкы дымны күбрәк алып калалар, ә мондый сортлар Татарстанда районлаштыруда өчәү генә: Поволжский 22, Орлан – Самара морфобиотиплары һәм безнең җирле сорт – Камашевский.

Бу таләпләргә туры килә торган сорт Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) хезмәткәрләре тарафыннан чыгарылды. Сорт ашлык-фураж юнәлешендә, сыйфаты бик әйбәт, Татарстан Республикасы буенча куллану өчен Файдалануга рөхсәт ителгән селекция казанышлары реестрына 2017 елда кертелгән.

Сорт җитештерүчеләрдә югары популярлык алды. 2019 елда арпаның яңа Камашевский сортын җитештерү мәйданы – 22,2 мең га. Аның бер гектардан уртача уңдырышлылыгы – 40,3 центнер, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 7,5 центнерга күбрәк. Икътисадый нәтиҗәлелек 75,5 млн. сум тәшкил итә.

Хәзер шулай ук арпаның икерәтле Эндан сорты һәм күпрәтле Тевкеч сорты сынау уза. Бу сортларны җитештерүдә сынау аларның югары продуктивлы булуын күрсәтте: Ульян өлкәсенең Ульян районында «Хлебороб» ҖЧҖендә Эндан сортының уңдырышлылыгы – 67,1 ц/га һәм Тевкеч сортыныкы 57,5 ц/га булды. Башкортостан Республикасының Илеш районында Ялалов И.Ф. ИПсында Эндан уңдырышлылыгы – 42,9 ц/га, ә Тевкеч – 46,0 ц/га (стандарт – 37,9 ц/га). 2020 елдан арпаның яңа Лаишевский сорты дәүләт сынавын узачак.

Белешмә өчен: арпаның Камашевский сорты үзенчәлекләре

Камашевский сорты Райшан сортыннан 5-7 көнгә иртәрәк өлгерә, вегетация чоры – 69-72 көн. Башаклану фазасы 10-15 июньдә була, (Раушан – 21-25 июньдә), бу аны борчак һәм солы белән азык кактнашмасында кулланырга тулы мөмкинлек бирә. Сорт язгы дымны бик яхшы сеңдерә, сирәкләнгән чәчүлекләрдә бик тиз тернәкләнеп китә, аның чәчү нормасын да кимрәк алырга мөмкн. Безнең тикшеренүләр буенча, дымлылык яхшырак булган елларда гектарга 3,5 млн. орлык төшерелгәндә аның уңдырышлылыгы 5,5 млн орлык сибелгән Раушанныкыннан 4,4 ц/га артыграк була.

Камашевский сорты ашлыкның эре булуы аркасында мул уңыш бирә, уңышның төп өлеше (62,8%) 2,8 мм аралыкта формалаша, Раушан сортыныкы – 45-53%.

Степной морфобиотип сорты гөмбәчек авыруларына аз бирешә. Азотлы ашламаларны югарыда нормада кертү һәм орлыкларны чәчү нормасын арттырып җибәрү кертү (гектарга 6,0 млн һәм күбрәк), шулай ук начар һава шартлары үсемлекләрнең егылуына китерә. Ашлыкта аксым күләме 14%ка кадәр җитә.

Арпа – иң иртә чәчелә торган культура. Аны туфрак өлгереп җиткәч чәчәргә кирәк. Яз көне традицион технология буенча аны җирне тырмалаганнан соң ук чәчәргә мөмкин. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, чәчү срогы кичектерелгән һәр көн көтелгән уңышны шактый югалтуга китерә. Камашевский сорты – иң иртә чәчелә торган сорт, чәчү кичектерелгән һәр көн гектардан 1 ц ашлык югалтуга китерә, Раушан сорты – 0,5 ц/га.

Әгәр сез чәчү белән 10 көнгә соңарсагыз, Камашевский сортында югалтулар 10 ц/га була, Раушан сортында – 5 ц/га.

Язгы кыр эшләрен оператив һәм уңай срокларда уздыруыгызны телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International