Куланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) эш бирүчеләрне Хезмәткәрләр арасында яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча күрсәтмәләрне үтәргә өнди.
Аларга хезмәткәрләрне кулларын эшкәртү өчен (шул исәптән дозаторлы җайланмалар ярдәмендә) дезинфекцияләү чаралары белән яисә дезинфекцияләү салфеткалары белән тәэмин итәргә, бу гигиеник процедураның үтәлешен тикшерееп торырга тәкъдим ителә. Оешмада биналарны җыештыру һәм хезмәткәрләрнең кулларын эшкәртү өчен дезинфекцияләү чараларының, битлекләрнең һәм респираторларларның запасы кимендә биш көнгә җитәрлек булырга тиеш.
Моннан тыш, эш бирүчеләргә хезмәткәрләр оешмага кергәндә, аларның тән температурасын үлчәргә, әгәр ниндидер үзгәрешләр булса, моны көн дәвамында берничә мәртәбә эшләргә тәкъдим ителә. Хезмәткәрнең температурасы югары һәм йогышлы авыру билгеләре булса, ул эш урыныннан җибәрелергә тиеш. Эш бирүче хезмәткәр тарафыннан табиб чакыртуны контрольдә тотарга тиеш. Эш бирүче шулай ук, хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясе теркәлгән илдән кайтканнан соң, 14 көн өйдә үз-үзләрен изоляцияләүне үтәүләрен тикшереп торырга тиеш була.
Җитәкче предприятиегә аның эшчәнлегенә бәйле булмаган затларның, технологик җайланмаларны ремонтлауга һәм аларга хезмәт күрсәтүгә бәйле эшләрне башкаручылардан тыш, кереп йөрүләрен чикләргә, шулай ук курьер хезмәте корреспонденциясен контактсыз алуны тәэмин итәргә тиеш. Алар электрон аралашуны һәм персонал тарафыннан мәгълүмат җиткерү өчен телефон элемтәсен булдырырга тиеш.
Эш бирүчеләргә, хезмәткәрләрнең күмәкләшеп очрашуларын булдырмас өчен, аларның эшкә төрле вакытларда килү, хезмәткәрләрне төрле катларда, аерым кабинетларда утырту, эшне берничә сменада оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Шулай ук коллективларда теләсә нинди корпоратив чаралар оештыруны, хезмәткәрләрнең башка күмәк чараларда катнашуын чикләргә тәкъдим ителә.
Предприятиеләр хезмәткәрләре шәхси һәм җәмәгатьчелек гигиенасы таләпләрен, бөтен эш көне дәвамында, туалетка барып кайткан саен кулларны сабын белән юуу яисә антисептиклар белән эшкәртү режимын үтәргә тиешләр. Аларга эш урыннарын 2 сәгать саен җилләтергә һәм бүлмәдәге һаваны зарарсызландыру өчен бактерицид лампалар, ябык типтагы һава рециркуляторлары кулланырга тәкъдим ителә. Килгән кешеләр белән эшләгәндә хезмәткәр бер мәртәбә кулланыла торган запас битлекләр белән (эш сменасының күпмегә сузылуыннан һәм 3 сәгать саен битлекнең алыштырылырга тиешлегеннән чыгып), кулларны эшкәртү өчен дезинфекцияләү салфеткалары, антисептиклар, башка дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Бер мәртәбә кулланыла торган битлекләрне кабат куллану, шулай ук дымланган битлеклрне куллану рөхсәт ителми. Материалларны, әйберләрне һәм документларны цехлар, участоклар, бүлекләр арасында йөртү өчен җаваплы хезмәткәрләр сулыш органнарын саклый торган чаралар һәм пирчәткәләр белән тәэмин ителергә тиеш.
Оешманың техник персоналы пандемия чорында һәр 2 сәгать саен, вирусны бетерә торган дезинфекицияләү чараларын кулланып, барлык биналарны әйбәтләп җыештырырга, бигрәк тә ишек тоткаларын, ут сүндергечләрне, баскыч култыксаларын, рәшәткәләрен, кул тия торган өслекләрне (хезмәткәрләрнең өстәлләрен һәм урындыкларын, оргтехниканы), гомуми файдалану урыннарын (ашау, ял итү бүлмәләрен, туалет бүлмәләрен, спорт белән шөгыльләнү бүлмәсен һәм җайланмаларын һ.б.ларны) дезинфекцияләүгә аерым игътибар бирергә тиеш.
Хезмәткәрләр туклана торган ашханә булганда:
- бер мәртәбә кулланыла торган савыт-сабадан файдалануы, ашаганнан соң, аларны, җыеп алып, зарарсызландыруны һәм билгеләнгән тәртиптә юк итүне тәэмин итәргә;
- күп мәртәбә кулланыла торган савыт-саба кулланганда, аларны махсус юуу машиналарында, аны эксплуатацияләү инструкциясе нигезендә, савыт-сабаны һәм ашау-эчү приборларын дезинфекцияләүне тәэмин итә торган эшкәртү режимнарын кулланып, 65°Сдан да ким булмаган суда 90 минут юуу яхшы, кулдан юганда да шул ук таләпләрне үтәү сорала.
Ашханә булмаганда:
- эш урыннарында ашауны тыярга, бары тик махсус урыннарда гына - ашау-эчү өчен билгеләнгән бүлмәдә генә ашарга;
- ашау-эчү өчен билгеләнгән бүлмә булмаганда, бу максатлар өчен кул юуу раковинасы белән (кайнар һәм салкын сулы) урын бүлеп куюны күздә тотарга, аны дезинфекцияләү чаралары белән һөркөнне җыештыруны тәэмин итәргә.
Төшке аш вакытында хезмәткәрләргә тегендә-монда чыгып йөрү: вазыйфаи бурычларны башкаруга бәйле булмаган предприятиеләр, биналар территориясеннән читкә чыгу чикләнергә тиеш.
Эш бирүче шулай ук хәтәр төркемнәрдәге затларны вакытлыча эштән азат итәргә яисә дистанцион эшләүгә күчерергә тиеш, мондый төркемнәргә йөкле хатыннар һәм хроник авырулы һәм иммунитеты түбән булган 65 яшьтән өлкәнрәк затлар керә, андыйларга яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) күтәрелештә һәм авыручылар күп булган чорда үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәэмин ителергә тиеш.
Шуны әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия Федерациясен азык-төлек белән тәэмин итү, халыкны тиешле күләмдә азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чимал һәм ашамлыклар җитештерүне өзлексез башкаруга ярдәм итү максатларында, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен эшләү, хәрәкәтләнү һәм йөк ташу тәртибе турында аңлатмалар эшләде.