Татарстан Республикасы Президенты Чүпрәле районында ындыр табагында һәм сөт эшкәртү цехында булды

2020 елның 19 апреле, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле муниципаль районында «Цильна» ҖЧҖ ындыр табагы эше белән танышты.

Якшәмбе көнне Рөстәм Миңнеханов берничә муниципаль районда булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та йөрде. Башта алар Буа районында чәчү кампаниясе белән таныштылар, аннары – Чүпрәле районында.

Чүпрәле районының «Цильна» ҖЧҖ ындыр табагының гомуми мәйданы – 5 га, эшчәнлекнең төп юнәлеше – орлыкчылык белән шөгыләнү (1998 елдан бирле). Территориядә 10 мең тонна сыйдырышлы 13 ашлык склады, автоүлчәүләр (30 тоннага  кадәр), ашлык эшкәртү комплекслары, шулай ук СКУ-10ашлык киптерү җайланмалары урнашкан.

Марат Җәббаров әйтүенчә, район тулысынча чәчү материалы белән тәэмин ителгән, көзге культуралар мәйданының 100 процентына да ашламалар кертелгән. Районда 2020 ел уңышы өчен каралган чәчүлекләр мәйданы 62,4 мең га тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президенты игенчеләр белән очрашуда чәчү барышы, авыл хуҗалыгы техникасы эше һәм минераль ашламалар турында сөйләште. Чүпрәле районындагы бүгенге вәзгыять белән район башлыгы Марат Гафаров таныштырды.

Шунеы әйтеп китәргә кирәк, шимбә көн республика киңәшмәсендә Марат Җәббаров Чүпрәле районын чәчү эшләре өлешендә югары җитештерүчәнлекле район дип, билгеләп үткән иде. Механизатрларның берсе районда мул уңыш алырга ниятләүләре турында әйтеп узды. Ул шулай ук авыл халкының тырышлыгын һәм бөртеклеләр уңышын бәяләү өчен Татарстан Республикасы Президентын районга урып-җыю вакытында да килергә чакырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров «Җәббаров Ф.Ф.» шәхси эшмәкәрнең сөт эшкәртү цехында булдылар Цех 2015 февралендә ачылган, аңа 8 млн. сумлап инвестиция кертелгән. Тәүлеккә 1 млн. тоннага кадәр сөт эшкәртелә. Сөт цехында 6 кеше эшли.

Шәхси эшкуар Фәнил Җәббаров цехның җитештерү куәте һәм чыгарыла торган продукциянең номенклатурасы турында сөйләде, биредә сөт, эремчек, каймак, кефир, ряженка, сөт өсте, йогырт, «Адыгеский» сыры чыгарыла.  Продукция Чүпрәле районының үзендә, шулай ук Ульян, Дмитровград шәһәрләре кибетләрендә һәм Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International