Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районында булды

2020 елның 19 апреле, якшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне Буа районында булды. Аның  белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та йөрде. Башта ук алар җирле агрокомплекс активы белән очраштылар һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Марат Җәббаров, районда 16,6 мең га көзге культуралар мәйданы бар, дип таныштырды, уҗымнар яхшы кышлаган, игенчеләр чәчүгә керешкәннәр. Буа аграрийлары 40 мең га мәйданга шикәр чөгендере чәчкәннәр инде. Хәзер барлык чәчү мәйданнарын эшкәртү эшләре бара. Шулай ук күпьеллык үләннәр дә тукландырылган.

Татарстан Президенты шулай ук быелгы чәчү мәйданнарының структурасы белән белән дә  кызыксынды.

Рөстәм Миңнехановка районда фермерларның да сыйфатлы орлыклар белән тәэмин ителүе турында җиткерделәр. Районда терлекләр тулысы белән азык белән тәэмин ителгән.

Сөт җитештерүгә килгәндә, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәнис Камартдинов барлык сөтнең Зеленодольск сөт комбинатына тапшырылуы турында әйтте.

Рөстәм Миңнеханов «Авангард» ҖЧҖенең («Ак Барс» холдингы) терлекчелек сөт-товар комплексының бозаулату бүлекчәсе эше белән танышты. Бозаулату бүлекчәсен ачу сөт җитештерү күләмнәрен арттырды, боәауларның үлүен киметте һәм алга таба эшкәртү өчен ит җитештерү күләмнәрен арттырды, дип сөйләделәр.

Рөстәм Миңнехановка районда тагын бер сөтчелек комплексын төзү күздә тотылуы турында хәбәр иттеләр.

Татарстан Президенты, авыл хуҗалыгы җитештерүе, шул исәптән чәчү эшәре һәм уңыш җыю җитештерүне өзлексез алып баруны таләп итә, дип ассызыклады. «Сез, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, эшегезне ташлый алмыйсыз, шул ук вакытта сезгә кешеләр белән аралашырга, элемтәдә дә торырга туры килә. Шуңа күрә барлык саклану чараларын үтәргә кирәк. Әлегә авылда санитар-эпидемиология вәзгыяте куркыныч түгел. Буа районында яңа коронавирус инфекциясе белән йогышланган бер очрак теркәлгән. Ә республика буенча 160тан артык очрак теркәлгән һәм бу күрсәкечләр һәркөнне яңарып тора», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов, бүген коронавирус инфекциясе үзенә кагылмас дип, беркем дә ышанып әйтә алмый, дип билгеләп  үтте. Шуңа  күрә,  кешеләр белән аралашканда, бер-береңә якын тормаска, шәхси яклану чараларын кулланырга, кулларны ешрак юарга, тиешле барлык чараларны үтәргә кирәк, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International