Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл яшьләрен «Эш башлаучы фермер» бизнес-уенына чакыра

2020 елның 17 апреле, җомга

Россия авыл хуҗалыгы берлеге (РССМ) «Эш башлаучы фермер» проектын – яшь аграрийларга ярдәм итү, авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыруны үстерү күнекмәләрен үстерү һәм командада эшләргә өйрәтү инициативасын тәкъдим итә. Уенда җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәләр һәм катнашучы илләргә – Россиядә, Кыргыз Республикасында, Казахстан Республикасында, Армения Республикасында, Беларусь Республикасында һәм башка республикаларда стажировка узарга чакырылалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, Уенда катнашуга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге составында 5 кешегә кадәр булган командалар чыкырыла. Болар укучылар да, аграр уку йортлары студентлары, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару буенча 3 елдан артык тәҗрибәсе булган яшьләр дә һәм АПК өлкәсе эшкуарлары да була алалар.

Аларның бизнес-проектлары түбәндге 5 номинациягә караган булырга тиеш:

- терлекчелек;

- үсемлекчелек;

- авыл хуҗалыгы кооперациясе;

- агротуризм,

- ландшафт дизайны;

- ирекле тема.

Бизнес-уен берничә этапта узачак: илкүләм – 2020 елның 30 июненә кадәр; халыкара (читтән торып) – 2020 елның 31 августына кадәр; халыкара (очрашып), проектларны халыкара эксперт советы каршында яклау – 2020 елның 31 октябренә кадәр – Россия төбәкләренең берсендә. «Эш башлаучы фермер» бизнес-уены Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәмендә уза. Проект, Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән Россия Президенты грантын кулланып, гамәлгә ашырыла.

Уенның шартлары белән төгәлрәк итеп Нигезләмәдә танышырга мөмкин. Татарстанда Уенда катнашу буенча кызыксындырган сорауларга җавапны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсендә (843) 221-75-97 телефоны аша яисә рәсми «Instagram» аккаунтында https://www.instagram.com/selmolrt/ алырга мөмкин.

Халыкара дәрәҗәдә фермер булу мөмкинлеген ычкындырма!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International