ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2020 ел
җомга

Игенчеләрдә февраль аеннан кыш үзенең тизлеген арттыра, дигән фикер бар. Бу, әлбәттә, чып-чын психология, тик, шулай да, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре моның белән килешәләр. Ни өчен дигәндә, зур тизлек белән язгы кыр эшләре якынлаша, бу – игенчеләрнең иң җаваплы имтиханнарыннан берсе.

Бүген Арчада  районында 2019 елда  социаль-икътисадый үсеш  йомгаклары  һәм  2020  елга  бурычлар  буенча район Советы  утырышы  узды.   Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты. 

Бүген «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Умартачылыкны үстерүнең һәм аның иминлеген стратегик хәл итүнең актуаль мәсьәләләре» темасына умартачыларның Татарстан форумы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Титов, «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры Фәиз Динмөхәммәтов һәм башка затлар катнашты.

21 февральдә  Буа ветеринария техникумында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария  идарәсе  ярдәме белән 1-4 курс студентлары  белән очрашу  узды.  Республиканың  авыл  хуҗалыгы  оешмалары вәкилләре  һәм  эш  бирүчеләр үзләре авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  практика узу  һәм эшкә  урнашу  мөмкинлеге  турында  сөйләделәр.        


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

20 февральдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Наил Залаков республика  агросәнәгать комплексының Ветераннар  советы рәисе  Марс Алиев белән берлектә авыл  хуҗалыгы  тармагы ветераннарын  котладылар.  

23 февраль адыннан без илебезне азык-төлек иминлеге белән тәэмин итүче кешеләргә – авыр эштән, җаваплылыктан, һава шартларыннан курыкмый торган үзебезнең авыл хезмәтчәннәренә аерым игътибар бирергә уйладык. Ватанны саклау көненә Министрлык «Ирләр турында уйлый» дигән язмалар сериясен әзерләде, аларда без бу кешеләрнең ничек яшәве, нинди планнар корулары һәм балаларында җиргә ничек мәхәббәт уятулары турында сөйлиячәкбез.

19 февральдә Мәскәүдә Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциацисе (АККОР) XXXI съездының пленар утырышы узды. Чарада илнең 70 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан 700дән артык делегат катнашты, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповны «Почётный фермер» («Мактаулы фермер») тамгасы белән бүләкләделәр.


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССРның 100 еллыгына шул исемдә махсус яңа сорт чыгардылар. Киң җәмәгатьчелеккә ул беренче мәртәбә Казанда 12-14 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән узган Агросәнәгать форумында тәкъдим ителде.

Бүген  Балык  Бистәсендә  африка  клариев җәенен үрчетү  заводын  ачтылар. Аны  ачу  тантанасында    Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Балык  Бистәсе  районы  башлыгы     Илдар Таҗетдинов катнаштылар. Предприятие елга  50 тонна  балык үрчетүгә исәпләнгән,   инвестицияләр  күләме   12,2 млн сум  тәшкил  итте.

Татарстанның Зеленодольск районында «Светлое озеро» крестьян-фермер хукҗалыгы быел балык фермасының беренче чиратын ачуны планлаштыра. Бу хакта Зеленодольск районы һәм шәһәре советларының уртак утырышында Татарстан Республикасы Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев әйтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International