ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Зәй районы күп юнәлешләр буенча үрнәк булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәренә эш сәфәре барышында хәбәр әйтте. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Минзәлә муниципаль районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлеге эшләтеп җибәреләчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Сәламәт булыйк» проекты кысаларында авыл хуҗалыгы тармагында сәламәтлекне сакларга ярдәм итә торган иң кызыклы проектлар турында сөйли.


14
август, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтынчы Елга авылында (Балык Бистәсе муниципаль районы) гамәлгә ашырылган «сатучысыз кибет» проекты белән танышты. Аның белән бепгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК продукциясен экспортлауны үстерү департаменты директоры Роман Чекушев Татарстанда  экспорт мәсьәләләре буенча, хәләл продукция экспортын да кертеп, берничә семинар-киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, башка тармак ведомстволары вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - АПК продукциясе экспортерлары катнашты.

14 августта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Удмуртия Республикасына эш сәфәре  белән килде. Сәфәр чараларының төп темасы -2020 елда башланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашырылуы. Аерым алганда, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Сосновка авылындагы яңа Мәдәният йортында булды, анда федераль башкарма хакимият органнары, субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге, шулай ук бизнес вәкилләре белән берлектә дәүләт программасын гамәлгә ашыруның беренче айларының барышын һәм башлангыч нәтиҗәләрен бәяләде. 

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында булды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Алабуга районында булды.

"ВкусВилл" Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән үз продукциясен товарлар челтәренә кертү турында сөйләшүләр алып бара. 13 августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә товар җибәреп торучылар белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International