Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы футболистлары Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасына әзерләнәләр

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

24, 31 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында үткәрелә торган мини-футбол ярышларында катнашачаклар.

Министрлыкның аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Ренат Ибраһимов, аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече Азат Шәйдуллов, аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенең әйдәүче белгече Алмаз Галимҗанов, юридик бүлек башлыгы Илнур Гыйниятуллин, терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең сөт һәм ит җитештерү секторы мөдире Рәдис Хәйбуллин, икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Илфир Мусин, азык-төлек базарын үстерү бүлегенең 1 нче разрядлы белгече Фәнил Рәхимуллин, аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенең әйдәп баручы белгече Алмаз Айнетдинов составындагы командасы республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән уйнаячак.

Хәзерге вакытта безнең спортчылар ярышларга әзерләнәләр: һәр сишәмбе көнне эш көне тәмамланганнан соң егетләр спорт залына баралар.

 "Коронавирус быел үзгәрешләр кертте. Әмма без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз - көндез районнарга чыгабыз, кичке алтыга без инде залда җыелабыз. күнекмәләр нәтиҗәле уза, башта без әзрәк шөгыльләнеп алабыз, аннары командаларга бүлешәбез һәм уйныйбыз», — ди икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Илфир Мусин.

"Футбол – командалы спорт төре. Уен өчен оешканлык һәм бердәмлек мөһим. Үз тактикаңны сакларга, иптәшләреңне хөрмәт итәргә һәм командада эшли белергә кирәк», — дип уртаклашты үз фикерләре белән азык-төлек базарын үстерү бүлегенең 1 нче разрядлы белгече Фәнил Рәхимуллин.

 "Күбрәк оешканрак һәм максатка ирешүчән команда көчлерәк уенчылар булган команданы җиңә ала. Бу футболда гына да түгел. Командалы күнекмәләр шәхси үсеш өчен дә бик мөһим», - дип сөйләде аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Ренат Ибраһимов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада мондый чаралар уздыру зур әһәмияткә ия. Чөнки спорт һәм интеллектуаль ярышлар һәр дәүләт хезмәткәренең эшендә кирәкле булган ныклы ихтыяр, тәвәккәллек кебек сыйфатлар булдырырга, төпле карарлар кабул итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International