Дмитрий Патрушев:Россия аграрийлары эчке базар ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәләр

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

30 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Хөкүмәт сәгате”ндә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елда КРСТ дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм 2021 елда аны алга таба гамәлгә ашыру планнары, шулай ук 2020 елда көзге кыр эшләренең барышы турындагы нотык белән чыгыш ясады.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, агымдагы вәзгыятькә карамастан, Россия АПКсы уңай динамика күрсәтүен дәвам итә, бу төп икътисадый күрсәткечләрне раслый. 2020 елның 8 аенда авыл хуҗалыгы җитештерүе индексы - 104,2%, азык-төлек сәнәгате -104,7%, эчемлекләр җитештерү 103,4% тәшкил итте. Барлык төп тармаклар буенча да тотрыклы үсеш тәэмин ителгән.

Урып-җыю штатлы рәвештә бара һәм ул ахыргы стадиядә - мәйданнарның 90% суктырылган, алардан 122,5 млн.тонна ашлык җыелган. Агымдагы елда урып-җыю темплары һәм уңыш күрсәткечләре узган елгыдан шактый югары.

“Быел без барлыгы 125 млн. тоннадан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар алырга исәп тотабыз, шул исәптән бодай – 82 млн. тоннадан да ким түгел, бу, узган ел белән чагыштырганда, 7,5 млн. тоннага күбрәк. Субъектларның якынча бәяләүләре буенча, 2020 елда майлы культуралар 21,5 млн.тоннага кадәр җыелырга тиеш, бәрәңге – 22 млн. тоннадан артык, яшелчә – 14 млн. тоннадан артык, шул исәптән кышкы теплицаларда рекордлы уңыш – алаордан 1,25 млн. тонна җыеп алырга исәплибез. Тулаем алганда, майлы культуралардан тыш, әлеге күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсендә яки аннан артып китә”, - дип ассызыклады Министр.

58 төбәктә көзге культуралар чәчү бара. Фаразлаулар буенча, 2021 ел уңышы өчен чәчүлек мәйданы 19 млн гектардан артыграк булачак, бу узган ел күрсәткеченнән 500 мең гектарга күбрәк. Дмитрий Патрушев, хәзерге вакытта 12 млн.га мәйданда чәчү эшләре башкарылган, дип билгеләп үтте. 2020 елда төбәкләргә турыдан-туры финанс ярдәме 100,8 млрд сумга җиткерелгән, шул ук вакытта акча алучыларның 70% ы аларны инде алган инде. Министр сүзләренә караганда, уңышка планнар һәм тармактагы бүгенге вәзгыять Россия аграрийлары тарафыннан эчке базар ихтыяҗларының тулысынча тәэмин ителүен раслый.

Чара барышында авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы ”Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде, аның нигезенә гражданнарның тормыш шартларын билгели торган төп юнәлешләр буенча Россия Федерациясенең барлык авыл территорияләренең торышын бәяләү салынган. 2020 елда авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча 132 проект гамәлгә ашырыла, аларда үз эченә авыл җирлегендә гражданнар өчен 180 мең кв.метрдан артык төзү һәм гамәлгә кертү, 1396 йортка исәпләнгән компактлы торак төзелеше буенча 12 проектны гамәлгә ашыру һәм 1219 йортка исәпләнгән элек башланган проектларны тәмамлау каралган. 833 километрдан артык газүткәргеч челтәрләре һәм 733 меңнән артык локаль суүткәргеч төзү планлаштырыла. Территорияләрне төзекләндерү буенча 5,5 меңгә якын иҗтимагый әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру каралган. Болар - балалар һәм спорт мәйданчыклары, яктырткычлар, биналарның фасадларын ремонтлау, тротуарлар төзү һәм башкалар. Моннан тыш, булачак авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләрен югары уку йортларында, шул исәптән Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагыларда агрария һөнәрләренә максатчан укыту өчен, шулай ук 6 меңнән артык студентка җитештерү практикасы узу өчен шартнамәләр төзеләчәк.

2020 ел башыннан бирле 115 социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзелгән һәм реконструкцияләнгән, болар - мәктәпләр, спорт объектлары һәм мәдәният йортлары. Ел ахырына 361 объектны тәмамлау планлаштырыла. Мәгариф һәм медицина учреждениеләре, мәдәният йортлары һәм спорт оешмалары өчен 65 транспорт сатып алынган. Шулай ук 2020 елда дәүләт программасы чаралары 40 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт программасының иң популяр инструментларының берсе - “Авыл ипотекасы” булды. Бирелгән кредитлар саны 21,5 меңгә җиткән, аларның күләме 42,5 млрд.сум тәшкил итә, башта 23,5 млрд сумга 11 мең кредит бирү планлаштырылган иде.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, агымдагы елда дәүләт программасы чаралары 3,9 млн кеше яшәгән авыл территорияләрендә тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, бу илнең барлык авыл халкының 13%ын тәшкил итә. 2021-2023 елларга гаризалар күләме 237,1 млрд. сум каралган, бу дәүләт программасына ихтыяҗң зур булуын раслый. Хәзерге вакытта ведомство “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын, ким дигәндә, 2030 елга кадәр озайту турында тәкъдимнәр әзерли.

Чыгышының ахырында Дмитрий Патрушев барлык парламент фракцияләренә АПК мәсьәләләренә даими игътибар биреп торулары өчен рәхмәт белдерде һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгының алга таба да нәтиҗәле диалогны саклап калуга һәм үстерүгә омтылышын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International