Буа районыннан фермер пенсионерларга ярты тоннадан артык алма өләшкән

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен ачып,  аякларында  нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче фермерлар һәм яшь эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе - Буа районыннан Дәүләтшиннар гаиләсе.

 Фермерлар Җәмил һәм Миләүшә Дәүләтшиннар берничә ел элек башкаладан туган авыллары - Бик-Үтигә үзләренең яшьлектәге алма бакчасын торгызу өчен кайтканнар. 2018 елда алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1,5 млн.сум  грант акчасын алалар һәм 3,3 га мәйданда җиләк-җимеш культуралары үстерә башлыйлар. Җәй көне алар плантациясендә бик тәмле җиләк өлгерә, ремонтант кура җиләге үстерәләр, быел көз 2017 елда утыртылган алмагачлардан беренче тапкыр уңыш җыйганнар.

“9 меңнән артык биш сорт алмагач үсентесе утыртылды, аларның күбе озак саклана торган сортлар. Әлегә алмагачларның 1/3 генә уңыш бирде, бер алмагач уртача 10 кг алма бирә. Киләчәктә һәр алмагачтан утыз килограмм алма алырга өметләнәбез”, - ди Җәмил Дәүләтшин.

 Быел фермер 16 гектарда 22 мең үсенте утырткан, яңа технология буенча тагын 5 мең үсенте утыртырга уйлый. Кабарда-Балкардан кайтарылган махсус терәк, тамчылы сугару системасы белән. Куаклар рәте - дүрт метр, ә үсентеләр арасы бер метр калдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International