Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре үсемлекчелек өлкәсендәге планнары турында сөйләделәр

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

28 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үсемлекчелек өлкәсендә эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән «Контроль сәгате» форматында киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу елга башлангыч йомгаклар һәм игенчелек тармагы буенча киләсе елга планнар турында «Агрокөч» АҖ, «Хузангай» ҖЧҖ, «Закрома» ҖЧҖ, «РАЦИН» АҖ, «Соватех» ҖЧҖ, «Бөреле» ЯАҖ кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен тыңлады. Киңәшмә эшендә шулай ук предприятиеләр үз эшчәнлекләрен алып бара торган районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.

«Агрокөч» АҖ генераль директор Светлана Барсукова башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре һәм предприятиенең алдагы үсеш планнары белән уртаклашты. Предприятиесе тарафыннан Азнакай, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай районнарында 254,5 мең га җир эшкәртелә, дип сөйләде ул.

2021 елда «Агрокөч» АҖендә бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләренең мәйданын 117 327 гектардан 122 085 гектарга кадәр арттыру планлаштырыла, орлык материалын (19 900 тонна) яңарту, 9080 га мәйданда әче туфракны известьлау (әче туфраклы мәйданның 8,3%ы), 5 үзйөрешле сиптергеч сатып алу, бер гектарга 116 кг исәбеннән минераль ашламалар кертү планлаштырыла.

«Хузангай» ҖЧҖ директоры Владимир Мукусев хәбәр итүенчә, предприятие тарафыннан Әлки, Алексеевск, Спас, Чистай районнарында 54,645 мең га чәчүлек эшкәртелә.

Биредә бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләренең мәйданы 40055 га тәшкил итә, 2021 елда көзге бөртекле культуралар чәчү мәйданын 10 448 гектардан 15 700 га кадәр арттыру планлаштырыла, шулай ук 1200 га сидераль культуралар чәчү (пардан 24%), орлык материалын яңарту (1000 тонна), 960 га күпьеллык үләннәр чәчүлеген яңарту (күпьеллык үләннәр мәйданыннан 16,8%), 2400 га әче туфраклы җирне известьлау (әче туфраклы мәйданның 6,5%ы), гектарга 103 кг исәбеннән минераль ашламалар кертү, 2 стационар эретмә җайланмасын төзү, үзйөрешле сиптергечләр сатып алу, 180 000 тонна ашлык җитештерү (уңдырышлылыкны 36,1 ц/га җиткереп (2020 елга карата +3175 га) планлаштырыла.

«Закрома» ҖЧҖ инвесторы Владимир Кривош хәбәр итүенчә, предприятиенең чәчүлек мәйданы 29 809 мең га тәшкил итә, Яңа Чишмә районында җирләр эшкәртелә. Предприятие бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарын быелгы 13 650 гектардан 2021 елда 10 000 гектарга кадәр киметүне планлаштыра. Шулай ук киләсе елда 1000 га (пардан 37%) сидераль культуралар чәчү, 500 тонна орлык материалын яңарту, 500 га күпьеллык үләннәр чәчүлеген яңарту, 1500 га мәйданда әче туфракны известьлау (әче туфраклы мәйданның 15%ы), минераль ашламалар кертү (65 кг/га), үзйөрешле сиптергечләр сатып алу (2 бер.), 24500 тонна ашлык җитештерү, уңдырышлылыкны гектардан 24,5 центнерга җиткерү планлаштырыла.

«РАЦИН» АҖ генераль директоры урынбасары Илназ Хәсәншин «Волжская» ҖЧҖенең һәм «Рацин Шәле» ҖЧҖенең эш нәтиҗәләре һәм алдагы үсеш планнары турында сөйләде.

«Волжская» ҖЧҖенең чәчүлек мәйданы - 11,5 мең га, ә «Рацин Шәле» ҖЧҖендә - 8,051 мең га, «Волжская» ҖЧҖендә быелгы 6143 га бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданын 2021 елда 7271 гектарга кадәр арттыру планлаштырыла. «Рацин Шәле» ҖЧҖендә шулай ук 2020 елдагы 3365 гектардан 2021 елда 4165 га кадәр бөртекле һәм кузаклы культураларны арттыру планлаштырыла. Шулай ук «Волжская» ҖЧҖендә техник культуралар чәчүлекләрен дә - 2020 елдагы 541 гектардан 2021 елда 800 гектарга кадәр арттыру, ә «Рацин Шәле» ҖЧҖендә 2020 елдагы 664 гектардан 543 га кадәр киметү планлаштырыла.

Предприятиеләрдә сидераль культураларны арттыру, орлык материалын яңарту, күпьеллык үләннәр чәчү, әче туфракны известьлау, минераль ашламалар сатып алу һәм стационар эретмә төеннәрен төзү планлаштырыла. «Волжская» ҖЧҖендә 400 га (пардан 22,2%) сидераль культуралар чәчү, орлык материалын яңарту (516 тонна), 150 га күпьеллык үләннәр чәчүлеген яңарту (күпьеллык үләннәр мәйданыннан 11,1%), 1055 га мәйданда әче туфракны известьлау (әче туфраклы мәйданның 51%ы), минераль ашламалар сатып алу (67 кг/га исәбеннән), 29480 тонна ашлык җитештерү, уңдырышлылыкны гектардан 30,3 центнерга җиткерү планлаштырыла. «Рацин Шәле» ҖЧҖендә орлык материалын яңарту (562 тонна), 300 га күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен яңарту (күпьеллык үләннәр мәйданының 32%ы), гектарга 81 кг исәбеннән минераль ашламалар сатып алу, 1 стационар эретмә төенен төзү, 15877 тонна ашлык җитештерү, уңдырышлылыкны гектардан 28,2 центнерга җиткерү планлаштырыла.

«Бөреле» ЯАҖ генераль директоры Искәндәр Хәкимуллин «Бөреле» ЯАҖенең һәм «Соватех» ҖЧҖенең эш нәтиҗәләре һәм алдагы үсеш планнары турында сөйләде.

«Бөреле» ЯАҖенең чәчүлек мәйданы - 8,4 мең га, ә «Соватех» ҖЧҖенеке - 3 мең га. 2021 елда «Бөреле» ЯАҖендә - чәчүлек мәйданын 1064 гектарга киметүне, ә «Соватех» ҖЧҖендә 2020 елдагы 3015 гектардан 2021 елда 3280 гектарга кадәр арттыруны планлаштыра. «Бөреле» ЯАҖендә бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданын бу елдагы 4302 гектардан 2021 елда 4637 гектарга кадәр арттыру, «Соватех» ҖЧҖендә бу елдагы 1486 гектардан 2021 елда 1570 гектарга кадәр арттыру планлаштырыла. Шулай ук «Бөреле» ЯАҖендә техник культуралар чәчүлекләрен дә 2020 елдагы 1002 гектардан 2021 гектарга кадәр арттыру карала, ә «Соватетех» ҖЧҖендә 2020 елдагы 994 гектардан 2021 елда 911 гектарга кадәр киметү планлаштырыла.

Предприятиеләрдә сидераль культураларны арттыру, орлык материалын яңарту, күпьеллык үләннәр чәчү, әче туфракны известьлау, минераль ашламалар сатып алу һәм стационар эретмә төеннәрен төзү планлаштырыла. "Бөреле" ЯАҖендә 821 га (пардан 50%) сидераль культуралар чәчү, орлык материалын яңарту (685 тонна), 1067,1 га мәйданда әче туфракны известьлау (әче туфраклы мәйданның 50%ы), 1 сиптергеч, гектарга 118,7 кг исәбеннән минераль ашламалар сатып алу, 18242 тонна ашлык җитештерү, уңдырышлылыкны гектардан 32 центнерга җиткерү планлаштырыла. “Соватех” ҖЧҖендә сидераль культуралар чәчүлекләрен 606 га (пардан 100%), орлык материалын (60 тонна) яңарту, сиптергечләр сатып алу (1 берәмлек, шул исәптән узйөрешле 1 берәмлек), гектарга 266,6 кг исәбеннән минераль ашламалар сатып алу, 11 622 тонна ашлык җитештерү, уңдырышлылыкны гектардан 43 центнерга җиткерү планлаштырыла.

Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисадый күрсәткечләре анализланды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда эшләүче 18 инвестор һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән «Контроль сәгате» форматында киңәшмәләр сериясен уздырды. Министрлык агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын эшләгәндә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә ала. Шулай ук мондый хезмәттәшлек форматы районнарда барлыкка килә торган вәзгыять турында оператив мәгълүмат алмашырга, хәл итүне таләп итә торган проблемалы хәлләрне ачыкларга һәм тармак үсешенең өстенлекләрен аграрийларга җиткерергә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International