Татарстан Россиянең иң зур «Алтын көз - 2020» агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Россиянең иң зур 22 нче “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе 7 - 10 октябрьдә Мәскәүдә узачак.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Россия агросәнәгать комплексының иң зур казанышларының берсе онлайн режимда узачак, бу аның колачын арттырырга һәм илебез агросәнәгать комплексының актуаль эшләнмәләре белән киң аудиторияне таныштырырга, шулай ук авыл хуҗалыгын, аграр фәнне һәм технологияләрне үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә яңача карарга мөмкинлек бирәчәк.

Россия төбәкләре һәм компанияләре төрле цифрлы һәм интерактив форматларда үзләренең казанышлары, яңалыклары, хезмәттәшлек һәм инвестицияләр өчен мөмкинлекләр турында сөйли, тармакның алдагы планнары турында уртаклаша алачаклар.

Күргәзмә экспозициясен махсус эшләнгән золотаяосень2020.рф интернет-платформасында карарга мөмкин булачак, ул Россиянең барлык төбәкләренә, АПК продукциясен, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын җитештерүчеләргә, химия сәнәгате предприятиеләренә һәм базарда бүтән катнашучыларына үз продукциясен күрсәтү өчен киң мөмкинлекләр ачачак.

"Алтын көз" кысаларында бай эшлекле программа планлаштырылган – ул шулай ук дистанцион режимда узачак, бу исә күргәзмәдә күпсанлы катнашучыларга эксперт дискуссияләренә кушылырга мөмкинлек бирә. Чаралар катнаш форматта узачак: экспертлар медиа-студияләрдә очрашачак, аудитория онлайн очрашуларга кушылачак. Һәр мәйданчыктан видеотрансляцияләрне күргәзмә сайтында карарга мөмкин булачак. Теркәлгән катнашучылар онлайн режимында студиядәге кунакларга сораулар бирә, тавыш бирә һәм комментарийлар калдыра алалар. 40тан артык эшлекле чара барышында АПК базарында катнашучылар тармак эшенең төп юнәлешләре буенча барлык мәсьәләләр комплексы турында фикер алышачаклар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан компанияләренең стендын карарга чакыра. Һәр кулланучы махсус оештырылган интернет-платформада онлайн экскурсия үткәрә һәм реаль вакыт режимында Татарстан экспонентлары турындагы мәгълүмат белән таныша ала.

Онлайн-күргәзмәдә төп 3 компания үз авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәк, болар: «Майский» ТК, "Казан май экстракциясе заводы" АҖ һәм «РИВЦ» АҖ.

«Майский» теплица комбинаты – ябык грунтта яшелчәләр уңышы буенча Россия лидеры булып тора – яктылык яратучы культура-кыяр - 203 кг/кв.м томат - 113 кг/кв.м, бу алдынгы Европа җитештерүчеләре дәрәҗәсенә туры килә. Предприятиенең төп бурычы - Татарстан Республикасы халкын һәм Россиянең эре сәнәгать үзәкләрен яшелчә продукциясе белән тәэмин итү.

 “Казан май экстракциясе заводы” акционерлык җәмгыяте - динамик үсештәге, майлы культуралар (рапс, көнбагыш) эшкәртү буенча Россиянең алдынгы предприятиеләренең берсе. Завод «НӘФИС» компанияләре төркеменә керә, аның составына шулай ук брендлары Россиялә генә түгел, ә аннан читтә дә танылган «Нәфис Косметикс» ГАҖ, «Казан май комбинаты» ААҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ керә. Завод елга 1000 000 тоннага кадәр майлы чимал эшкәртергә һәм 450 000 тоннага кадәр май чималы эшкәртергә һәм 450 000 тоннага кадәр үсемлек мае, 380 000 тоннага кадәр шрот һәм 160 000 тоннага кадәр лузга җитештерергә сәләтле.

«Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ - республика АПКсының цифрлы һәм маркетинг эшләнмәләрен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча оператор. Күптән түгел компания Агрополия проектын башлап җибәрде – ул аграрчылар өчен бердәм мәгълүмати платформа. Портал бизнеска авыл хуҗалыгы тармагының актуаль статистик мәгълүматыннан файдалануга юл ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International