Республиканың 16 районы рапс җыюны төгәлләделәр

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Татарстанда рапс, ашлык  кукурузы, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыю дәвам итә. Бүгенге көндә Әгерҗе, Алексеевск, Әлки, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре рапс җыюны төгәлләделәр, ул бүгенгә 141480,4 тонна җыелды. Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнары төгәлләп киләләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, ашлык кукурузы 0,4 мең гектардан (фаразга карата 1%) алынган, 2,3 мең тонна җыелган. Көнбагыш 15,7 мең гектардан (фаразга карата 13,1%) алынган, 27 мең тонна җыелган.

Шикәр чөгендерен җыюны 10 район дәвам итә. Бөгелмә районы аграрийлары казып чыгаруны төгәлләделәр. Бүгенге көндә культура 26919 га мәйданнан алынган (фаразга карата 55%), 1183,2 мең тонна татлы тамыр җыелган, уртача уңыш – 439,5 ц/га.

Бәрәңгене 12 район – Актаныш, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Саба һәм Тукай районнары җыя. Әгерҗе һәм Минзәлә районнары игенчеләре аны җыюны төгәлләделәр. Ул 2964 га мәйданнан (73%) алынган, 84282 тонна җыелган, уртача уңыш - 284 ц/га.

Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, туфрак эшкәртү 1391,7 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразга карата 77% тәшкил итә, шул исәптән 710 мең га тирәнтен эшкәртелгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International