Теләче районында 504 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексына нигез салдылар

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Теләче районы Казаклар авылында сөтчелек комплексы төзелешенә беренче таш салу тантанасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, "Игенче" ҖЧҖен гамәлгә куючы Дамир Каюмов, Теләче муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, "Приор" ҖЧҖ директоры, генераль подрядчы Рәшит Гафиуллин катнашты.

«Игенче» ҖЧҖ хуҗалыгы Теләче муниципаль районының уңышлы һәм алдынгы хуҗалыгыннән санала. Хуҗалык басуларында бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары үстерәләр, авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы – 3830 га, уңдырышлылык – 40,1 ц/га. Предприятиедә 1520 мөгезле эре терлек исәпләнә, шулардан 440 – сыерлар.

Сөтчелек комплексын 2021 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. 504 баш савым сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексында 24 сыерга саву залы булачак, яңа заманча җайланмалар урнаштырылачак. 12 кешегә өстәмә яңа эш урыны булдырыла. Яңа технологияләрне куллану аркасында шулай ук алына торган сөтнең күләмен ике тапкырга диярлек арттыру күздә тотыла. Районда бер сыердан тәүлеклек уртача савым 30 литр булыр дип көтелә, бу Теләче районында сөт җитештерүне елына 9 мең литрга арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Нәҗип Хаҗипов проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән Ленар Гариповка рәхмәт белдерде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бу - Теләче районы территориясендә икенче сөтчелек комплексы, сентябрь башында Алан авылында 1000 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелешенә нигез салынган иде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

«Авыл хуҗалыгы тармагында барлык программаларда да катнашырга тырышабыз, алар өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт», - дип билгеләп үтте Нәҗип Хаҗипов.

Ленар Гарипов, авыл хуҗалыгын үстерүдә төп бурыч - заманча терлекчелек комплексларын төзү һәм яңа технологияләр кертү, дип билгеләп үтте. Ул район аграрийларын объект төзелеше башлану белән котлады һәм алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.

Чараның икенче өлеше алдынгы комбайнчыларны котлауга багышланган иде. Алар дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм акчалата конвертлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International