Ел саен үткәрелә торган «Минем җирем - Россия» журналистлар конкурсына йомгаклар ясалды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

18 сентябрьдә авыл тематикасы буенча «Минем җирем - Россия» мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Быел конкурска рекордлы санда проектлар тапшырылган - Россиянең 83 төбәгеннән 3056 проект.

Әйдәүче федераль һәм тармак массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган профессиональ жюри илебезнең төрле почмакларыннан килгән эшләрне карап, бәяләделәр. Экспертлар өчен эшләрне сайлап алу шактый катлаулы булды:быел проектларның дәрәҗәсе дә шактый үскән, тематика да төрле иде. Жюри рәисе, «Интерфакс» агентлыгы күзәтүчесе Лидия Павловна Мастеренко катнашучылар эшендә күтәрелгән темаларның актуальлеген билгеләп үтте. Авторларның проектлары тирән эчтәлеге белән дә, журналистикадагы сәнгать осталыгы ягыннан да аерылып тора.

Жюри рәисе сүзләренә караганда, быелгы конкурска Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү аеруча нык тәэсир иткән. “Тәкъдим ителгән проектлар бу Җиңүдә крестьяннарның роле ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын бер кат раслады. Авыл сугышта катнашып кына калмыйча, фронтны да, тылны да ашаткан. Ул, йортларын ташлап, эвакуация китәргә мәҗбүр булган миллионлаган кешеләрне үзенә сыйдырып, аларга мәрхәмәт күрсәткән. Һәм конкурста катнашучылар Россия авылының бу бөек миссиясен тулысынча ачып бирә алганнар”, - ди ул.

Быел катнашучылар саны буенча Ростов өлкәсе лидер булды, анннан төрле номинацияләр буенча 50дән артык проект керде. Моннан тыш, Краснодар крае һәм Татарстан Республикасы вәкилләре дә үзләрен актив күрсәтте. Инде икенче ел рәттән конкурсның иң киң яктыртыла торган темасы - фермерлык һәм кооперация:уңыш тарихы, тәҗрибә һәм практика, дәүләт ярдәме белән үсеш – аңа 388 проект тәкъдим ителгән. Шулай ук конкурста катнашучыларда уникаль авыл территорияләре һәм авыл туризмы маршрутлары номинацияләре зур кызыксыну уятты, бу темага барлыгы 300дән артык проект тәкъдим ителгән.

«Фермерлык һәм кооперация» номинациясендә «Земля – Землица» газетасы журналисты Владимир Белосков (Татарстан Республикасы) җиңү яулады.

Җиңүчеләр һәм призерларның тулы исемлеге сайтта урнаштырылган http://konkurs.agromedia.ru.

Барлык лауреатлар да «Алтын көз-2020» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узачак бүләкләү тантанасына чакырылды, ул быел яңа онлайн-форматта узачак. Исегезгә төшерәбез, конкурс шартлары буенча барлык катнашучыларга да рәхмәт хатлары биреләчәк.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International