Татарстанда Өлкәннәр декадасы кысаларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2020 елның 3 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Товарларны һәм продуктларны республика районнарыннан, АПК предприятиеләреннән фермерлар китерделәр. Ярминкә мәйданчыкларына авыл кешеләре генә түгел, шәһәрлеләр дә яратып өлгергән автолавкалар да килгән иде.

Ярминкәләрдә сәүдә итү кояш чыгу белән бергә үк башланып китте, иртәнге алтыга мәйданнар сатып алучылар белән тулган иде инде. Биредә ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, шикәр комы, он һ.б. авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин иде. Хәләл продукция дә тәкъдим ителде.

Ярминкәләрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләре ярминкәләрдә булдылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән кызыксындылар. Ярминкәгә китерелгән барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.

Бүгенге ярминкә Өлкәннәр декадасы кысаларында узды, шуңа күрә һәр мәйданчыкта, өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар һәм кайгыртучанлык билгесе итеп, коймак һәм камыр ризыклары белән чәй өстәлләре әзерләнде.

Ярминкәләрдә иң иртә сатып алучылар - күбрәк, алар - өлкән буын кешеләре. Алар, иртәнге ашны да ашап тормыйча, иртәнге 5тән үк киләләр, шуңа күрә кайнар ризык бик вакытлы әзерләнгән булып чыкты. «Апа, арыгансыздыр, безгә керегез, без сезгә чәй ясадык, ял итеп чыгыгыз», - дип, чәйгә чакырдылар ярминкәне оештыручылар сатып алучыларны.

Сумкаларын продуктлар белән тутырган сатып алучылар шундый ярминкәләр уздыручыларга җылы сүзләр белән рәхмәт әйтеп киттеләр. Фермерлар да үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде.

“Мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру шактый мәшәкатьле һәм зур җаваплылык таләп итә, әмма, бергәләп, без зур һәм игелекле эшне башкарып чыга алабыз, шуңа күрә бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез”, - дип сөйләделәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре.

Киләсе шимбә көнне дә сатып алучыларны авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International