Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2020 елның 2 октябре, җомга

Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 3 октябрьдә, иртәнге сәгать 6дан эшли башлый торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.

Искәртеп узабыз, ярминкәләр 12 сентябрьдән үткәрелә башлады һәм алар Яңа елга кадәр барачак. Китерелә торган продукциянең ассортименты төрле мәйданчыкларда төрлечә һәм ул халык ихтыяҗын истә тотып төзелә.

Бу атнада ярминкәләр Өлкән кешеләр көне кысаларында узачак. Өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар булачак. Һәр ярминкә мәйданчыгында аларны яңа пешкән камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән сыйлыйачаклар.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләр бик яратып йөри һәм ул социаль әһәмияткә ия. Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләре шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре йөреп чыга.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыны белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International