Югары Ослан районыннан фермерлар терлек симертү белән шөгыльләнәләр, ә әзер итне Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәләренә алып киләләр

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Казанда узган шимбәдә узган чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә өлкәннәрне пироглар, кондитер эшләнмәләре һәм кайнар чәй белән бушлай сыйладылар.

-Ярминкә Өлкәннәр декадасына туры килде, шуңа күрә без республика башкаласына үзебез белән ун пирог, бал, каймак, печенье, конфетлар һәм термоста кайнар чәй алып килдек. Өлкән яшьтәге йөзгә якын кеше, рәхәтләнеп, безнең сыйлардан авыз иттеләр, - дип сөйләде Югары Ослан районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин.

Казандагы ярминкә мәйданчыкларының берсе Ямашев урамында, "Бәхетле" супермаркеты янында урнашкан. Ул уңайлы, биредә сатып алучылар күп. Шуңа күрә товарлар берничә урында сатыла торган фермер хуҗалыклары башлыклары үзләре нәкъ менә шунда киләләр. Шуларның берсе - Югары Ослан районының Татар Мәмәтхуҗасы авылыннан фермер Роберт Сибъгәтов. Ул һәм аның хатыны Әлфия ярминкәгә сыер ите алып килгәннәр.

-Кич белән үгез суйдык, итен шунда ук суытып, ветеринария белешмәсе белән төнлә Казанга киттек, - дип аңлатты Роберт Габделбәр улы. – Мин күптәннән ярминкә сәүдәсендә катнашам, шуңа күрә сәүдә итү өчен урынны дөрес сайларга кирәклеген беләм. Иртә торган эшеннән уңган диләр, Аллаһы Тәгалә андый кешегә ярдәмен дә бирә. Иткә бәяне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә 240 сумнан 290 сумга кадәр билгелибез.

Роберт Сибъгәтов - саллы стажлы фермер. Терлек симертү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Хәзер хатыны белән бергә 80 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шул исәптән 36 сыерлары бар. Эшләре яхшы бара. Быел, мәсәлән, арендаланган 98 гектарга өстәп, авылдашларыннан 39 гектар пай җирләре сатып алганнар. Шулай итеп алар азык базасын арттырганнар. Булган техникага өстәп, МТЗ-82 тракторы, ике чапкыч, әйләндереп салу агрегаты (ворошилка) сатып алганнар. Аларның һәрвакыт күп итеп печән әзерлиләр. Ә быел беренче тапкыр 300 тонна сенаж салганнар, җир траншеясын ике яктан да бетон плитәләр белән тышлаганнар. Фермерлар үзләре дә тырышып эшлиләр, дәүләт программаларында каралган барлык бюджет ярдәме мөмкинлекләреннән дә читтә калмыйлар.

Гомумән, бу көнне «Бәхетле» супермаркеты янындагы ярминкә мәйданчыгында Югары Осланнан гына түгел, Лаеш, Буа, Питрәч, Биектау, Кайбыч, Спас, Арча, Балтач, Әлки, Аксубай районнарыннан да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен күрергә мөмкин иде. Товар – төрледән-төрле иде, ә бәяләр - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткәнчә. Шимбә саен уза торган ярминкәләр кышка яшелчә запазлары саклау мөмкинлеге булмаган шәһәр кешеләренә аеруча ошый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International