Татарстан Республикасында бәрәңге, шикәр чөгендере, көнбагыш җыю дәвам итә

2020 елның 3 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында сезонлы яшелчәләрне җыю дәвам итә. Бүгенгә 1,4 мең га, ягъни 58% җыеп алынган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүмат бирде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, рапс җыю дәвам итә:148 мең тонна суктырылган, уңыш - 14 ц/га, көнбагышка килгәндә, ул 38 мең га җыелган, уңыш - 17 ц/га, 65 мең тонна суктырылган.

Республикада 98 мең тонна бәрәңге җыелган, бу кирәкле культураның уртача уңышы - 278 ц/га, ягъни мәйданның 87% ында җыелган.

Шикәр чөгендерен җыю турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров, бүгенгә ул 32 мең гектарга якын, ягъни мәйданның 65%ы җыеп алынган диде. Бәрәңге 1420 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык - 442 ц/га. Тәтеш, Зәй, Сарман, Түбән Кама, Чүпрәле, Минзәлә, Тукай, Буа һәм Апас районнары - бу культура уңышы буенча лидерлар.

Заводларга 688,8 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, биредә тәүлеккә 14 мең тонна чөгендер эшкәртелә. 72,9 мең тонна шикәр комы эшләп чыгарылган. 488,1 мең тонна продукция эшкәртелгән.

Республика кырларында туфракны туңга сөрү дәвам итә. Бүгенге көндә 1,5 млн га (84%) эшкәртелгән. Шул исәптән 738 мең га сөрүлек тирәнтен эшкәртелгән – эшкә көн саен 1,9 мең агрегат җәлеп ителә.

Министр төбәкнең агросәнәгать комплексында техниканы ремонтлау пунктлары эшенә тукталды. Республикада 657 ремонт остаханәсе, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү буенча 723 пункт эшли.

Механизаторларның хезмәтен матди кызыксындыру чаралары турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Азнакай муниципаль районын мисал итеп китерде. Биредә көзге кыр эшләрендә механизаторларны матди кызыксындыру өчен 100 мең сум акча каралган, 50 механизаторга 70 сертификат бирелгән.

Министр шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую турында сөйләде. Яхшы үрнәк буларак, ул Балтач районы хуҗалыкларын китерде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International