Биектау районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән яңа терлекчелек комплексы ачылды

2020 елның 3 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров яңа терлекчелек комплексын ачу тантанасында катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Мүлмә авыл җирлеге территориясендә сөтчелек комплексы 390 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән һәм «Дейримастер» саву залы белән җиһазландырылган.

«Татарстан» агрофирмасы Биектау районының уңышлы һәм алдынгы хуҗалыгыннан санала. Хуҗалык кырларында бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары үстерелә, авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы – 3868 га, бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы 44, 23 ц/га тәшкил итә. Агымдагы елның 9 аенда 4672 тонна сөт, тере авырлыкта 218,5 тонна ит җитештерелгән.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Биектау районының "Татарстан" агрофирмасы яңа комплекс ярдәмендә Татарстан Республикасының алдынгы хуҗалыклары сафын тулыландыра алачак.

Район башлыгы Биектау районына күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International