Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырды

2020 елның 2 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Республика җитәкчелеге WorldSkills Russia–2020 илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы җиңү яулаулары белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, быел ярышлар яңа дистанцион-очрашу форматында оештырылды. Мондый алым WorldSkills дөньякүләм практикасында беренче тапкыр Россия инициативасы буенча кертелде. Бу чемпионатны безнең илдә генә түгел, дөньяда иң масштаблы итеп оештырырга мөмкинлек бирде.

Татарстан Республикасы WorldSkills-2020 илкүләм чемпионаты финалы йомгаклары буенча төбәкләр рейтингында 1 урынны алды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу җиңү – күп көч сарыф итү һәм күпсанлы күнекмәләр нәтиҗәсе. Ул экспертларга, тренерларга һәм педагогларга, шулай ук уку йортлары җитәкчеләренә аларның хезмәте өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан Президенты шулай ук барысын да Россиянең техник һөнәр белеме бирү системасы оешуга 80 ел тулу уңаеннан котлады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, WorldSkills хәрәкәте, гомумән, дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны уздыру һөнәри белем системасын үстерүгә һәм кадрлар куәтен ныгытуга ныклы этәргеч бирде.

Бүген Татарстанда заманча яңа җайланмалар белән җиһазландырылган 41 ресурс үзәге булдырылды, шул исәптән WorldSkills мирасы кысаларында да. Ресурс үзәкләре эшче кадрлар үзәге генә түгел, ә һөнәри белем бирүнең үсеш нокталарына да әверелде. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, яңа компетенцияләр яшьләргә бүгенге хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле һәм кирәкле булу мөмкинлеген бирә.

"Сезнең белемнәрегез, күнекмәләр һәм компетенцияләр икътисадның реаль секторы һәм яшь коллегаларыгыз өчен файдалы булачагына ышанам, аларга алдагы чемпионатларда үз осталыкларын исбатларга кирәк булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов, чемпионатта җиңүчеләргә һәм призерларга мөрәҗәгать итеп.

Ул шулай ук, Татарстанда призлы урыннар саны елдан-ел арта бара, дип, искә төшерде. Без киләчәктә дә WorldSkills хәрәкәтенә ярдәм итәчәкбез, аның югары стандартларын мәгариф практикасына кертәчәкбез, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы компетенцияләре буенча җиңүчеләр дә бар, болар - Булат Хәлиуллин («Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү»), Ксения Петухова («Ветеринария»), Лилия Заһидуллина «Ветеринария-Яшүсмерләр», Язилә Гатина «Кондитерлык эше» һәм Әдилә Әсхәдуллина «Икмәк пешерү». Алар барысы да акчалата премияләр алдылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән Сарман аграр көллияте укытучысы Илшат Гәрәев та бүләкләнде.

Бүген бүләкләнүчеләрнең барысы өчен дә чәчәк бәйләмнәре илкүләм чемпионатның «Флористика» компетенциясендә җиңүчеләр тарафыннан әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International