Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы АПК ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлый

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы тармак ветераннарын һәм республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә үз өлешләрен кертүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлый.

Сезнең тырыш хезмәтегез һәм авыл хуҗалыгына салынган ныклы нигез нәтиҗәсендә бүген Татарстан агросәнәгать комплексы илдә әйдәп баручыларның берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар 5легенә керә. Илнең 2,4% авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, республика аның тулаем продукциясенең 4,2%ын җитештерә, бөтен Россия сөтенең 6%ын җитештереп, сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора. Республиканың авыл хуҗалыгы халыкның төп туклану продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Быел, Татарстан һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өчен юбилей елында, соңгы 12 елда рекордлы уңыш - 5,5 млн. тонна ашлык җыелды!

Барлык казанышларның нигезендә көндәлек, фидакарь хезмәт, безгә - яшь буынга җиткерелә торган сездәге бай тәҗрибә һәм алыштыргысыз профессиональлек ята. Шуның  өчен сезгә бик зур рәхмәт!

Без сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм хәерле озын гомер телибез. Һәр көнегез, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын һәм игътибарын тоеп, сөенечле  узсын!

   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International