2 декабрьдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексындагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышы узды. Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, федераль ведомстволар, АПК төбәк идарә органнары, шулай ук тармак берлекләре һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
2020 елда Татарстан авылларында 500дән артык объект төзекләндерелде. Бу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Программа кысаларында авыл территорияләрен төзекләндерү чараларына 791,8 млн. сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән федераль бюджеттан – 459,2 млн.сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 332,6 млн. сум. Моннан тыш, муниципаль районнар тарафыннан 11,3 млн.сум бирелгән, бюджеттан тыш чыганаклардан 347,2 млн. сум акча җәлеп ителгән.
Россиянең иң эре ашламалар җитештерүче “Август” компаниясе авыл хуҗалыгы юнәлешен үстерү кысаларында Татарстанның Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында яңа зур хуҗалык “Август - Кама Тамагы” ҖЧҖен булдырды. Җирләрнең гомуми мәйданы 63 мең га тәшкил итә, шуның 45 мең гектарын чәчүлек җирләре били.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 23 ноябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 46,13 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6%ка (2,6 мең тонна) күбрәк.
Росагролизинг офисында «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косовның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Республика инвестицияләр һәм инновацияләр агросәнәгать үзәге» АҖ генераль директоры Денис Самодуров белән очрашуы узды.
1 һәм 2 декабрьдә Казанда «Корстон» кунакханә-күңел ачу комплексында «Made in Uzbekistan» бизнес-миссиясе уза. Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Ботиржон Асадов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшләр идарәчесе Илья Спиридонов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, РАЦИН АҖенең хәләл продукция экспортлау буенча проектлар җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән йөздән артык яңа эш башлаучы фермер Яшь фермер мәктәбендә укулар уздылар. Укулар «Агрополия» платформасында оештырылды һәм бүген тәмамланды.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурс игълан итә, ул Министрлыкның рәсми аккаунтында @minselkhozprod_rt үткәрелә.
Узган атнада Казан кооператив институты базасында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» белгечләре «Кооператив бизнесын генерацияләү һәм аңа дәүләт ярдәме» өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курслары оештырдылар. Чарада кече хуҗалыклар вәкилләре онлайн форматта авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында бухгалтерлык исәбен алып бару нигезләренә, шулай ук «Агростартап», «Гаилә фермалары» һәм «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары» программаларында катнашу өчен грант заявкаларын рәсмиләштерү һәм бирү процедураларына өйрәнделәр.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган ярминкәләрдә «Майский» теплица комбинатының ябык типтагы грунт яшелчәләре белән фирма фургоны тормаган бер генә мәйданчык та юк. Аның янында һәрвакыт чират, ыгы-зыгы булыр