Соңгы вакытта Татарстанның эре шәһәрләре халкында популяр кибетләрдә сатылмый торган табигый фермер продукциясе белән кызыксыну арта бара. Татарстанда «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырылган тикшеренүләр нигезендә, безнең республикада яшәүчеләрнең 33,6%ы өчен азык-төлек җитештерүченең җирле компаниядән булуы мөһим, ә халыкның 25,4%ы өчен бу аеруча мөһим!
Ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Евгений Медведев Спас районында, заманча таләпләргә туры китереп, терлек чалу цехы һәм эшкәртү цехы, шулай ук бина һәм офис үзәге төзегән, болар өчен 300 млн.сум чыгым тотылган, яңа эш урыннары булдырылган. Ул 18 төр хәләл ит продукциясе:ат итеннән, сыер, сарык һәм кош-корт итеннән казылык һәм дилекатеслар җитештерүне җайга салган. Ул үзенең сәүдә маркасын «Болгар Хәләл» дип атаган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы грант алучыларны тыңладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестиция советының 2020 елдагы йомгаклау утырышын уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” федераль тикшеренү үзәге базасында Россия Федерациясе агросәнәгать комплексына бәрәңге, бөртекле һәм кузаклы культураларның сортларын һәм гибридларын эшләп кертү буенча селекция-орлыкчылык үзәге проектын тәкъдир итү булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара Казанда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел комплексында узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кооперативлары аграр секторны үстерү драйверлары булып тора. Шундый үсеш мисалларының берсе итеп Нурлат районының «Заготпром» кооперативын күрсәтергә кирәк. Ул шушы көннәрдә Нурлат районында ачылды. Чарада Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, шулай ук алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов һәм Шамил Яһудин катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 12 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында(«Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.