«Ак Барс» командасыннан дөнья чемпионы Спас районында ит җитештерә башлаган

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Евгений Медведев Спас районында, заманча таләпләргә туры китереп, терлек чалу цехы һәм эшкәртү цехы, шулай ук бина һәм офис үзәге төзегән, болар өчен 300 млн.сум чыгым тотылган, яңа эш урыннары булдырылган. Ул 18 төр хәләл ит продукциясе:ат итеннән, сыер, сарык һәм кош-корт итеннән казылык һәм дилекатеслар җитештерүне җайга салган. Ул үзенең сәүдә маркасын «Болгар Хәләл» дип атаган.

«Ак Барс» экс-хоккейчысы үз продукциясен «Казан» агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә алып килгән иде. Исегезгә төшерәбез, шимбә көнне әлеге ярминкәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Евгений Медведев үзе, мондый эштә иң мөһиме - табыш түгел, ди:“Хәләл-ул, мөгаен, яшәү рәвеше. Хәләл, дигәндә, биредә шактый җитди база, ныклы нигез күздә тотыла, шуңа күрә мин аның турында күп укыдым, күп нәрсәне өйрәндем, әлеге темага бәхәсләр дә булды... Шуңа да карамастан, Хәләл продукцияне сайларга булдым – ул сыйфат та, тормышның билгеле бер аспектлары да”.

Быел Евгений Медведев Спас районының «Каймак» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе булды һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән матди-техник базаны үстерүгә 40 млн.сум күләмендә грант отты.

Алга таба «Ак Барс»ның элеккеге хоккейчысы үз продукциясен арттыруны һәм Татарстан сәүдә челтәрләренә чыгаруны планлаштыра.

“Республика халкына хәләл кануннарына туры килә торган тәмле, сыйфатлы, менә дигән продукт бирәсе килә”, — ди Евгений Медведев.

Евгений Медведев сигез ел «Ак Барс»та уйный, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе була. Аңа Республика Президенты белән бер командада да уйнау бәхете тигән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International