Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2020 елның 12 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать паркының ярминкә мәйданчыгын һәм сәүдә павильоннарын карап чыкты, китерелгән авыл хуҗалыгы товарларының ассортименты һәм төп продуктларга бәяләр белән танышты, шулай ук сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Ярминкәгә Арча һәм Кукмара районнары, Татарстан Кулланучылар берлеге, Татарстан фермерлары продукциясе китерелгән иде.

Барлыгы 11 млн. сумлык продукция китерелгән. Шул исәптән бәрәңге һәм яшелчәләр – 48,6 тонна, сыер ите - 11 тонна, дуңгыз ите – 1,4 тонна, кош ите -1,3 тонна, үлчәүле сөт - 3,2 тонна, каты сортлы сырлар - 400 кг, атланмай - 300 кг, шикәр комы – 5 тонна, он – 5 тонна, ярмалар - 6 тонна, ашлык - 20 тонна, бал - 1,1 тонна. Казанлылар, гадәттәгечә, товарларны кибетләрдәгегә караганда арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.

Гомумән алганда, Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Зеленодольск районында үткәрелгән 13 ярминкә нәтиҗәләре буенча 972 млн сумлык продукция китерелгән һәм сатылган. Шәһәр халкы 1100 тонна ит, 248 тонна үлчәүле сөт, 3,8 млн.данә тавык йомыркасы, 545 тонна он һәм 764 тонна шикәр комы, 23,4 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә сатып алган.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә эшли башлады һәм Яңа елга кадәр атна саен дәвам итәчәк. Базар мәйданчыкларының һәркайсында ассортимент төрлечә һәм ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International