Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы грант алучыларны тыңладылар.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Ришат Хәбипов, фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Рузалина Вәлиуллина һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Очрашу барышында грант алучылар мультимедиа презентациясе форматында фәнни проектларны гамәлгә ашыруның ничек баруы турында сөйләделәр.
Алексей Кротов Казан аграр университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проект турында сөйләде, ул авыруларны алдан ачыклау максатында математик статистика ысуллары базасында хайваннарның тормыш эшчәнлеге күрсәткечләре җыелмасын анализлауның аппарат-аналитик комплексын эшләү буенча. Проект киләчәктә эре мөгезле терлекләр авыруларын иң иртә стадиядә ачыкларга, димәк, аларны максималь нәтиҗәлелек белән дәваларга мөмкинлек бирәчәк.
Авыл хуҗалыгына инвестицияләүдә яңа формат буларак, «Фермополис» геймификацияләнгән онлайн-платформасы проектын гамәлгә ашыруның барышы турында Нәүрүзә Тулкунова сөйләде. Бу ел ахырында ук татарстанлылар платформаның эшен сынап карый һәм яңа форматта авыл хуҗалыгына үз инвестицияләрен кертә алачак.
Ветеринария академиясенең «Механикалаштыру» кафедрасы мөдире Ленар Заһидуллин сөт терлекләренең продуктивлылыгын һәм роботлаштырылган саву вакытында сөтнең сыйфатын күтәрүнең селекцион һәм технологик алымнарын эшләү турында сөйләде. Мәгълүм булганча, соңгы вакытта бөтен җирдә роботлаштырылган савым кертелә башлады, әмма, хайваннарның анатомик үзенчәлекләренә һәм холкына бәйле рәвештә, һәр сыер өчен аны кулланып булмый. Проект роботлар ярдәмендә нәтиҗәле савымга сәләтле сыерларны селекцияләүгә юнәлтелгән.
Ветеринария академиясенең “Биология, генетика һәм терлек үрчетү” кафедрасы мөдире Равил Хәертдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясенә селекция-нәсел эше планын тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлык яшь һәм җенес төркемендәге авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кош-кортларын эчергендә аларга азык өстәлмәсен бирүнең нәтиҗәлелеген арттыруның фәнни-нигезләнгән системасы эшләнмәләре белән таныштырды.
Казан энергетика университетының Су биоресурслары һәм аквакультура кафедрасы мөдире Марина Калайда мәрсин балыклары өчен җирле җитештерү ингредиентларыннан торган азык өстәлмәсе - «Винивет» белән катнаш азык әзерләү турында сөйләде. Проектны гамәлгә ашыру импортны алыштыруда нәтиҗәле стимул булачак.
Белешмә өчен: Конкурс буенча сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында» 2018 елның 26 гыйнварындагы 42 номерлы карары нигезендә үткәрелгән иде. .