Фермерлар игътибарына:Татарстанлылар продукция сайлаганда нәрсәгә өстенлек бирүләре турында сөйләделәр

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Соңгы вакытта Татарстанның эре шәһәрләре халкында популяр кибетләрдә сатылмый торган табигый фермер продукциясе белән кызыксыну арта бара. Татарстанда «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырылган тикшеренүләр нигезендә, безнең республикада яшәүчеләрнең 33,6%ы өчен азык-төлек җитештерүченең җирле компаниядән булуы мөһим, ә халыкның 25,4%ы өчен бу аеруча мөһим!

Шунысы кызык, фермер продукциясенә ир-атларның һәм хатын-кызларның карашы төрлечә. Татарстанның эре шәһәрләре хатын-кызлары фермер товарларын ир-атларга караганда уңайрак бәяли һәм фермерлардан сөт продуктларын ешрак сатып алалар, ә ир-атлар ит һәм ит эшләнмәләрен ешрак сатып алалар.

«ПромРейтинг» агентлыгы аналитиклары җирле фермер продукциясен сатып алу һәм куллану темасы буенча Татарстанның 100 меңнән артык халкы булган шәһәрләрендә яшәүчеләрдән сораштыру нәтиҗәләре буенча әнә шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Сораштырудан күренгәнчә, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм Зеленодольск халкы фермер продуктларын сатучы белән шәхси мөнәсәбәтләргә казанлыларга караганда күбрәк игътибар бирәләр. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләрнең фермер продуктларына карашы, республиканың башка эре шәһәрләрендә яшәүчеләр белән чагыштырганда, начаррак, әмма алар моңа алар төпченебрәк карыйлар.

Гомумән алганда, сораштыруда катнашкан Татарстан халкының 80%тан артыгы кибетләрдәгеләрдән экологик яктан чистарак һәм табигыйрәк дип саналган фермер продукциясенә карата уңай карашта булулары турында белдерде (сораштыру шулай ук шәһәр халкының үз азык-төлек кәрҗинен нинди кибетләрдә ешрак тутыруын да күрсәтте).

Ә менә татарстанлыларга фермер продукциясен ешрак сатып алырга комачаулавын сылтама буенча белергә була.

Ә менә татарстанлыларга фермер продукциясен ешрак сатып алырга  нәрсә комачаулавын сылтама буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International