Республикада 1 меңнән артык азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе исәпләнә

2020 елның 12 декабре, шимбә

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Наил Залаков хәбәр иткәнчә, республика үз халкын төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Бүгенге көндә республикада 1 меңнән артык азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе исәпләнә. Агымдагы елның 10 аенда азык-төлек продуктларын җитештерү 2019 елның шул ук чорына карата 14,6%ка арткан.

Рафинадланмаган үсемлек мае буенча үсеш 138% тәшкил итә, эшкәртелгән сөт үсеше, балалар туклануы өчен сөтне дә кертеп, 130%, шикәр комы – 120%, озак саклау өчен икмәк - күмәч эшләнмәләре - 112%, атланмай - 111%.

Бүген тәүлеккә 3,2 мең тонна сөт эшкәртелә, ягъни авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре җитештерә торган сөтнең 90%ы. Наил Залаков, булган куәтләрне модернизацияләүче һәм һәм яңаларын гамәлгә кертүче Казан, Биектау, Зеленодольск, Мамадыш сөт комбинатлары эшен билгеләп үтте.

Шикәр җитештерүгә килгәндә, республика буенча 2,2 млн. тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңышлылык – 441 ц/га, шикәр заводларына 1,7 млн.тоннадан артык шикәр чөгендере китерелгән. Яңа уңыштан 235 мең тонна шикәр җитештерелгән. Елны 300 мең тонна күләмендә төгәлләү планлаштырыла.

Икмәк-күмәч продукциясен җитештерү өлешендә Казан, Чаллы, Алабуга, Зеленодольск, Чистай, Менделеевск, Тукай, Буа һәм Саба районнарында предприятие егәрлекләрен актив модернизациялиләр.

Нотыкчы шулай ук төп продуктлар төрләренә бәя кую темасын да кузгатты. Ел башы белән чагыштырганда, республикада шикәр комы, көнбагыш мае һәм бодай оны аеруча кыйммәтләнгән.

Наил Залаков шикәргә бәяләрнең төрле елларда төрлечә булуын билгеләп үтте. 2015 елда күпләп сату бәясе 47 сум һәм ваклап сату бәясе 50,6 сум булса, 2019 елда шикәрне күпләп сату бәясе 20 сумга кадәр төшкән. Шуңа күрә агымдагы елда, узган ел белән чагыштырганда, үсеш бик зур тоела. Быел сатуның максималь күләме 44 сум иде. Хәзер бәяләрнең кимүе күзәтелә.

"Әлбәттә, шикәр бәяләренең мондый тотрыксызлыгы сатып алучыларны гына түгел, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен дә канәгатьләндерми. Кичә без шикәр җитештерүче барлык төбәкләр белән киңәшмәдә катнаштык, анда мондый вәзгыятьне булдырмас өчен, Россиядә барлык чәчү мәйданнарына төзәтмәләр кертү турында карар кабул ителде. Республика буенча 2021 елда шикәр кытлыгы булмасын өчен без чәчү мәйданнарын 54 мең гектарга кадәр арттырырга уйлыйбыз", - диде Наил Залаков.

Көнбагыш маена килгәндә, биредә күпләп сату бәяләренең арту динамикасы турыдан-туры Россия Федерациясенең эчке базарындагы чимал кытлыгына һәм май орлыгын сатып алу бәяләренең артуына бәйле. Шуның нәтиҗәсендә көнбагыш маена бәяләр артты. Уртача күпләп сату бәясе 80,7 сумга кадәр арткан. Май культураларына мондый бәя анализлана торган чорда беренче тапкыр барлыкка килде һәм бәяләрне тотрыкландыру өчен РФ Хөкүмәте 2021 елның гыйнварыннан көнбагыш һәм рапс орлыгын читкә чыгаруның таможня пошлинасын аның бәясеннән 30%ка кадәр арттыру турында карарга кул куйды. Әлеге чаралар бу тармакта бәяләр урнаштыруга бәйле вәзгыятьне тотрыкландырырга тиеш.

Шулай ук агымдагы елда онга бәяләр динамикасы һәм ашлыкка уртача сатып алу бәяләре дә анализланды. Бу чорда ашлыкка бәяләр 3 класслы бодай буенча 33%ка, бодай оны буенча 23%ка артты. Икмәкнең социаль әһәмиятле төрләренә бәяләрнең кискен күтәрелүен тыеп тору өчен республика икмәк пешерү предприятиеләренә әзерләп чыгарыла торган продукциянең үзкыйммәте һәм сату бәяләре арасында килеп чыгучы зыянны каплауга субсидияләр бүлеп бирә. Әлеге максатларга быел гына да 207 млн. сум бүлеп бирелгән һәм бу икмәккә бәяләрнең кискен күтәрелүен тоткарларга мөмкинлек бирде.

Наил Залаков билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы буенча Татарстанда атланмай, каймак, пастеризацияләнгән сөт, каты һәм йомшак сырлар буенча бәяләр иң түбән санала. Республика шулай ук карабодай ярмасына бәяләр буенча 2 урында тора, бодай онына һәм тавык йомыркасына бәяләр буенча - 3 урында, көнбагыш маена, тавык итенә һәм кишергә бәяләр буенча 4 урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International