Татарстанның Инвестиция советы утырышында АПК өлкәсендәге проектларны хупладылар:381 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла

2020 елның 11 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестиция советының 2020 елдагы йомгаклау утырышын уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Утырыш барышында «Яшел Дача» компаниясенең инвестиция проекты каралды һәм хупланды, ул Татарстан Республикасында яшелчә һәм җиләк-җимеш фасовкалау һәм эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексы төзүне  планлаштыра. Анда 54 яңа эш урыны булдыру күздә тотыла. Яңа комплексны урнаштыру урыны итеп Зеленодольск районы сайланган.

Сөт эшкәртү заводын төзү проекты турында «Апас сөт комбинаты» ҖЧҖ җитәкчесе сөйләде, анда ярымкаты сырлар әзерләү һәм эремчек суы планлаштырыла. Проектның куәте тәүлеккә 40 тоннага кадәр каты сырлар әзерләүне һәм тәүлеккә 23 тоннага кадәр сөт сывороткасы җитештерүне күздә тота. Бу – елга 12,6 мең тонна әзер продукция. Проектта 230 эш урыны булдыру карала.

«Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖ Менделеевск районында үсемлекчелек предприятиесен төзү проектын тәкъдим итте, анда 24 кеше эшләячәк. Инвестицияләр 17 мең тонна үсемлекчелек продукциясе(бодай,арпа,кузаклылар,рапс) җитештерүне оештыру өчен хезмәт итәчәк.

Чистайда яңа элеватор төзү планлаштырыла. Проектның инициаторы - "Био-Агро" компанияләр төркеме. Чыгымнарны оптимальләштерү, шулай ук ашлык чәчү буенча җитештерү циклының сыйфатын тулысынча тикшереп тору өчен компанияләр төркеме җитәкчелеге 27 мең куб.м. сыйдырышлы үз элеваторын төзү турында карар кабул иткән. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 41 эш урыны булдыру планлаштырыла, биредә ашлыкны кабул итү һәм төяп җибәрү, чистарту һәм киптерү, саклау кебек хезмәтләр күрсәтеләчәк.

«Био-Агро» компанияләр төркеме тарафыннан тәкъдим ителгән икенче проект - Чистайда 10 мең тонна сыйдырышлы ашлык терминалы төзү, биредә 32 эш урыны булдыру планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге хезмәтләр күрсәтеләчәк:беренчел һәм икенчел чистартуны үз эченә алган ашлык эшкәртү хезмәтләре, ашлык күчерү буенча хезмәтләр, ашлыксаклагычларны һәм судно трюмнарын дезинсекцияләү, лаборатор тикшеренүләр уздыру, таможня процедуралары үткәрү һ.б.

Шуны әйтергә кирәк, әлеге проектларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы белән бергә алып барачак.

Шулай ук Инвестсовет утырышында катнашучылар башка проектларны да карадылар. Инвестиция советы әгъзалары барлык тәкъдим ителгән проектларны хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International