Баулыда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты узды, анда авыл хуҗалыгы өлкәсенең узган елгы эшләренә йомгаклар ясадылар. Районны социаль-икътисадый үстерүдә катнашучы кешеләргә хөрмәт күрсәтү йөзеннән әлеге чара инде традициягә әверелде.
Чарада Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гузаиров, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Садыйков, Бәләбәй сөт комбинатының әзерләү буенча директоры Ольга Линкевич катнашты.
Алдынгыларны бүләкләү тантанасыннан соң, алар өчен концерт оештырылды. Анда район милли-мәдәни үзәкләренең фольклор коллективлары, район Мәдәният йортының һәм М. Җәлил ис. Мәдәният йортының халык коллективлары, солистлары чыгыш ясадылар.