Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада логистиканы яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион проектлар җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Санкт-Петербургтан «Модуль» ҖЧҖенең коммерция директоры Владимир Гай, шулай ук сату бүлеге белгечләре Александра Соколова һәм Андрей Демченко катнаштылар.
«Модуль» ҖЧҖ - Россиянең иң эре транспорт-экспедитор компаниясе, ул 30 ел дәвамында бөтен дөнья буйлап йөк ташу буенча уңышлы хезмәт күрсәтә. Бу компания Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәге проектлар буенча үз эшчәнлеген киңәйтүне планлаштыра:
- төбәкнең алдынгы предприятиеләре өчен экспорт һәм импорт транспорт-экспедитор хезмәтләре белән тәэмин итү;
- Татарстан Республикасы территориясендә Свияжск авылы тирәсендә терминал-логистика комплексын оештыру.
Министр урынбасары безнең төбәкнең аграр тармакта хезмәттәшлек итүгә һәм логистиканы үстерүгә әзер булуын белдерде.
“Логистика АПКда экспортның төп элементы булып тора һәм экспортны киңәйтү мөмкинлекләре республика өчен актуаль булып кала”, – диде Наил Залаков.