АПКны цифрлаштыру мәсьәләләре – үсеш өстенлеге

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «АПКны цифрлаштыру» стратегик сессиясе узды. Укуда министр урынбасарлары, ведомствоның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Тыңлаучыларга аграр тармакта цифрлаштыруны үстерүнең  төп юнәлешләре турында сөйләделәр.  Инде 2022 елда ук 8 яңа проектны гамәлгә кертү планлаштырыла, болар: хайваннарның цифрлы профильләре, авыл хуҗалыгы җирләрен мониторинглау системасы, белешмәләр җыю системасы, су  сиптерү мониторингы, известьлау мониторингы һәм башкалар.

Уку тәмамлангач, проект офисы һәм эш төркемнәре төзү турында карар кабул ителде, алар авыл хуҗалыгы тармакларын цифрлаштыру мәсьәләләре буенча  хезмәттәшлек итәчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International