Агымдагы елда «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына кырларда, ындыр табакларында һәм ашлыксаклагычларда ашлыкның сыйфатын һәм иминлеген тикшерү өчен уникаль мобиль лаборатория кайтты.
Ул су белән тәэмин итү, вентиляция, җылыту, энергияне саклау, суыту системалары белән җиһазландырылган. Лабораториянең республикада һәм күрше төбәкләрдә аналоглары юк. Автомобильнең салоны кирәкле үлчәү чаралары, бөртекле, кузаклы һәм майлы культураларның сыйфатын төгәл һәм оператив анализлау өчен кирәкле ярдәмче һәм сынау җайланмалары белән комплектланган, бу уңышны җыю яисә саклау урынында ук ашлыкны квалификацияле бәяләргә мөмкинлек бирә.
Филиал белгечләре, экспресс-анализаторлардан файдаланып, авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфатының төп күрсәткечләрен – органолептик, зарарлану, корткычлар белән пычрану күрсәтечләрен, ашлыкның натурасын, дымлылыгын, андагы катнашмаларны, протеинны, клейковинаны (санын, сыйфатын), коелу микъдарын, үтәкүренмәлелеген, майлы культуралардагы аерым күрсәткечләрне оператив рәвештә тикшерә алачаклар.
Бу авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә алга таба аны урнаштыру һәм сату өчен үстерелгән ашлыкны тиз һәм объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Сынауларны үткәргәннән соң, сынаулар үткәрү урынында ук тиешле документ бирелә, бу, әлбәттә, стационар лабораторияләр белән чагыштырганда, зур өстенлек бирә, чөнки аларның нәтиҗәләрен берничә көн көтәргә туры килә.
Әлеге лаборатория шулай ук ашлыкка дәүләт мониторингын үткәргәндә дә файдаланылачак.