Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чистай муниципаль районында булды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чистай муниципаль районында булды. Аның белән бергә  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар  йөрде. Алар язгы кыр эшләренең барышы белән таныштылар, шулай ук кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.

 Рөстәм Миңнеханов 2021  елда  реконструкция  ясалган "Агро-Л" терлекчелек комплексын карады. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше - сөт җитештерү һәм сату. Комплекста 4 сыер абзары, яшь бозауларны тоту өчен  абзарлар,  терлек азыгы цехы, тирес җыю җайланмасы, силос саклау өчен траншеялар, су каланчасы бар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Чистай районы, авыл хуҗалыгына ярдәм буларак,  федераль һәм республика бюджетларыннан 61,2 млн сум акча алган иде. Акчалар  сөт терлекчелегендә продуктивлыкны арттыруга, минераль ашламалар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров шулай ук Чистай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар  бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International