Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 елда федераль бюджеттан финанслана торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 2022 елның 1 кварталында тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен сайлап алуны уздыруда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Документлар 16 майдан 25 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.
Документларны кабул итү вакыты: дүшәмбе – җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес - 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр).
Министрлык тарафыннан расланган документлар бирү тәртибе, формалары һәм сайлап алу нәтиҗәләре Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылачак: https://agro.tatarstan.ru/subsidii-selskohozyaystvennim-potrebitelskim-5962029.htm.
Тулырак мәгълүмат алу өчен электрон адреска язарга кирәк: Ruslan.Hafizov@tatar.ru яисә (843) 221 76 85 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.