Кукмара муниципаль районының Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназияскендә «Цифр дәресе» узды

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында 2022 елның 17 маенда «Кукмара шәһәренең Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия” МБМУсендә”Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык” темасы буенча  “Цифр дәресе” узды.

Гимназиядә 10 сыйныф укучылары өчен “Цифр дәресе”н Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков үткәрде.

 Дәрес барышында  министр урынбасары укучыларны «Виртуаль һәм реаль дөнья» дигән төшенчәләр белән таныштырды, аларны ничек танып белергә мөмкин булуы  турында җентекләп аңлатты. Укучылар виртуаль чынбарлык ярдәмендә гамәлдә булмаган  дөньяга  алып  кереп китә торган  реалистик сурәтләр, тавышлар һәм башка хис-кичерешләр булдырырга мөмкин икәнлеген аңладылар. Ә виртуаль элементларны  чын, ягъни реаль дөньяга күчерә торган тулыландырылган   чынбарлык ике технологиянең дә безнең бүгенге һәм киләчәкнең зур өлешен тәшкил итүенә ышанычны көчәйтә. Дәрес укучыларда гаять зур кызыксыну уятты, Наил Залаковка  күп сораулар бирделәр, ул аларга тулы җаваплар бирде. Министр урынбасары дәреснең  югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте, укучыларга һәм актив катнашучыларга  барысына  да  рәхмәт белдерде.

 Очрашу контент үсеше  белән параллель рәвештә инфраструктура һәм технологияләр үсеш алган төрле тармакларда виртуаль һәм тулыландырылган  чынбарлыкны куллануның актуальлеге турында җылы фикер алышу белән тәмамланды.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International