Марат Җәббаров «KazanSummit» кысаларында эшлекле очрашулар уздырды

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Россия-Ислам дөньясы: Kazan - Summit» 13 нче Халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров берничә эшлекле очрашу үткәрде. Чараларда «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКның инвестиция проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов та катнашты.

Яклар «Евразия логистикасы, Линов ИФК һәм Зеленодольск  муниципаль районы арасында үзара хезмәттәшлек турында» меморандумны имзаладылар.

 Аннары министр Мавританиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Мәхмүд Дахи белән очрашты. Мавритания ягы хезмәттәшлек итү вариантларын карарга әзер булуын белдерде. Мөхәммәд Мәхмүд Дахи әйтүенчә, алар мәйданының  60%ын коры  чүл  били. Әмма 700 км яр буе зонасы бар, анда аграр секторны үстерергә мөмкин булыр иде. Марат Җәббаров,  бүгенге көндә яклар арасында хезмәттәшлек  итү җайга салынмаган, дип билгеләп  үтте. Нигездә, бу  логистиканың  кыйммәткә  төшүенә  бәйле.

 Аннары Чечен Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Аргун шәһәре мэры Ильяс Мамаев, Татарстан күп яктан үрнәк булып тора, дип сөйләде. Аларны бигрәк тә безнең республикада кече хуҗалыкларны үстерү өлкәсендәге тәҗрибә  кызыксындыра.

Марат Җәббаров республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар  тотучы  гражданнар өчен аерым ярдәм чаралары барлыгы турында  сөйләде. "Болар  -  төрле  юнәлешләр буенча чыгымнар  өлешен каплауга, сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, товар һәм токымлы таналар, яшь  сыерлар   сатып алуга, өч яшьтән зуррак булган  бияләр тотуга, савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер  яшьтән зуррак кәҗә бәтиләре тотуга дәүләт ярдәме", - дип билгеләп үтте министр.

Министр коллегаларын 6-8 июльдә Казанда узачак «АГРОВОЛГА 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә чакырды. Анда  республиканың аграр сектордагы тәҗрибәсе белән җентекләбрәк танышырга мөмкин булачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International