Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Саммит кысаларында Аккредитация буенча федераль хезмәт (РФ Росаккредитациясе җитәкчесе Назарий Скрыпник белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Хәләл» продукция экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКсының инвестиция проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификацияләү халыкара үзәге (МЦСиС) генераль директоры Айдар Газизов катнашты.
Яклар Татарстан Республикасы территориясендә сертификацияләү буенча төп органны һәм сынау лабораторияләрен булдыру мөмкинлеге турында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын Хәләл эш төркеменә кертү, Федераль хакимият органнары белән Хәләл өлкәдә хезмәттәшлекне тәэмин итү һәм координацияләү, шулай ук аккредитация стандартларын булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Хәләл» халыкара сертификатын алу, «Хәләл» җитештерүләргә аудит үткәрү, бу процесска Татарстан Республикасының яңа җитештерүчеләрен җәлеп итү, экспортерларга бирелә торган дәүләт ярдәменең гамәлдәге барлык чаралары буенча җитештерүчеләргә консультация бирү процедуралары буенча җитештерүчеләр белән актив эш алып барыла», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Хәләл» продукция җитештерүчеләрнең саны 100дән артык исәпләнә, шул исәптән: 20 компания экспортка чыгару юнәлешендә эшли, аларның бер өлеше «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификацияләү халыкара үзәгенең сертификацияләү органында сертификацияләнгән һәм алар Фарсы култыгы илләрендә халыкара аккредитациягә ия.