Бүген «Russia Halal Expo» хәләл индустриясенең халыкара күргәзмә экспозициясен ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Чара «Россия-Ислам дөньясы: Kazan - Summit» 13 нче халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза.
«Russia Halal Expo» -Россиядә иң эре хәләл-индустрия күргәзмәсе. Күргәзмә 5 ел рәттән уздырыла, быел - юбилей елы. Аның колачы елдан-ел киңәя – ул 2 тапкырга арткан; 10 мең кв. м. мәйданны били.
Күргәзмә Россиядә хәләл-индустрияне популярлаштыруга, икътисадның хәләл сегменты куәтен демонстрацияләүгә, потенциаль сатып алучыларга һәм партнерларга продукция күрсәтү мөмкинлеген бирүгә юнәлдерелгән.
Хәләл индустрия Россия өчен шактый перспективалы. Шул ук вакытта хәләл продукция – ул ризык кына түгел.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күргәзмә икътисадның барлык өлкәләрен диярлек күрсәтә, алар арасында медицина һәм сәламәтлек саклау, косметика һәм химия сәнәгате, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык; азык-төлек һәм туклану; мәгълүмати технологияләр; финанс, инвестицияләр һ.б.лар бар.
"KazanSummit" кысаларында беренче тапкыр Бөтендөнья хәләл көне – World Halal Day уза, ә дөнья күләмендә ул 2014 елдан башлап уздырыла. Күргәзмә мәйданчыгында әлеге чарада теләүчеләр бушлай катнаша ала.
Аннары «KazanSummit 2022» XIII Халыкара икътисадый саммитының пленар утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Саммитның төп темасы - “Уртак кулланыш икътисады һәм гомуми Хәләл байлык” һәм бу программаның лейтмотивы булды. Саммитның төп темалары - ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустрия, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.
«Казанның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) - 2022нең Яшьләр башкаласы статусын алуын горурлану хисләре белән билгеләп үтәм. Аның эгидасы астында ИХО илләренең яшьләр эшләре буенча министрлары һәм яшьләр лидерлары катнашында Казан глобаль саммиты, Бүгенге мөселман мәдәнияте фестивале, ИХО илләренең фәнни конгрессы һәм башка чаралар планлаштырылган.
Бүген ислам дөньясы халыкара сәясәттә, икътисадта һәм гуманитар хезмәттәшлектә үз мәнфәгатьләре буенча уникаль цивилизацияле аралашудан гыйбарәт. Ислам икътисады дөнья икътисадының аерылгысыз өлеше булып тора, ә аның активларының гомуми күләме экспертлар тарафыннан 3,6 трлн. доллар күләмендә бәяләнә. 2025 елга ул 4,9 трлн. долларга кадәр артырга тиеш.», - дип билгеләп үтте Президент.