Марат Җәббаров: «Бары тик уртак тырышлык белән генә без теләгән нәтиҗәләргә ирешә һәм авыл халкының тормыш шартларын яхшырта алачакбыз»

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона киңәшмәсе узды.  Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың төньяк зонасына керүче 11 муниципалитетның башлыклары һәм башкарма комитетлар җитәкчеләре, авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары, эшкуарлар белән очраштылар.

Районга килгәч, Парламент башлыгы министр белән Чура авылындагы "Монокорм" АХҖКның сөт комплексында булдылар. Биредә кунакларга шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калуга юнәлдерелгән «Туган авылны яңартыйк» проектын презентацияләделәр.  Проектта теләүчеләргә арендага сыер абзарлары бирү каралган.  Барлыгы 6 корпус бар, аларның һәркайсы 24 баш сыерга исәпләнгән. 6 өлешче комплексның хуҗаларын тәшкил итә,  алар табыш өлешен гомуми эшкә кертелгән кертемгә  пропорциональ итеп  бүләргә килешкәннәр. 

Аннары кунаклар Вахитов авылындагы төзекләндерелгән яр буен, Югары Күзмәс авылында "Рассвет" хуҗалыгының яңа мегафермасын карадылар.

Пленар утырыш район мәдәният йортында узды, аның фойесында зона киңәшмәсендә катнашучылар Кукмара предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Фәрит Мөхәммәтшин, ил өчен яңа мөмкинлекләр  шартларында авыл халкының эшлекле һәм социаль активлыгын арттыру бурычларын хәл итү аеруча актуаль, дип билгеләп үтте.  Халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итәргә, халыкның эш белән тәэмин ителешен саклап калырга, система төзүче оешмаларның өзлексез эшләвенә ирешергә һәм бизнеска яңа шартларга җайлашу өчен ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә кирәк, диде ул.

“Әгәр беренче этапта төп  бурыч - логистика системаларын үзгәртеп кору һәм беренче чиратта кирәкле продуктлар, дарулар һәм товарлар белән тәэмин итүдәге өзеклекләрне бетерү   булса,  хәзер инде безнең бурыч - бәяләрнең нигезсез спекулятив үсешенә юл куймау. Әлбәттә, бу вәзгыятьтә азык-төлек иминлеге мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Татарстан үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Проблемалар, әлбәттә, бар, һәм сез аларны барысын да беләсез. Шуларның берсе - терлекләрнең баш саны  кимү”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ел саен республикада кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен грантлар һәм субсидияләр рәвешендә 2 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелә. 2022 елда агросәнәгать комплексына ярдәм итүгә 13,2 млрд. сум бирү планлаштырыла, узган ел белән чагыштырганда артым 106,5%. Федераль үзәк катнашында  5,3 млрд. сумлык 28 чара гамәлгә ашырылачак. Шулардан: 3,8 млрд. сум - федераль бюджеттан (71,7%), 1,5 млрд.сум республика бюджетыннан (28,3%). «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын финанслауга 1,5 миллиард  сум акча каралган. Бу Татарстан  Республикасының  34 районында 5 мең кв.м торак, 84 объект төзергә, челтәрләргә, биналарга һәм корылмаларга капиталь ремонт ясарга мөмкинлек бирәчәк. «Агростартап» программасы кысаларында агымдагы елга 160,4 млн сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел 60 җиңүче үз проектларын тормышка ашыру өчен 161 млн сум акча алды. Шуның нәтиҗәсендә сыерларның баш саны 1840 башка, мөгезле эре терлек симертү – 1626 башка, атлар – 840 башка, кош-корт 540 мең башка артыр, дип көтелә.

Киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы тармагының тулаем торышы һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру   бурычлары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Төньяк зона районнары эшенә анализ ясап, ул катнашучыларны дәүләт ярдәме чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен булган резервларны җәлеп итәргә өндәде. 

 “Минем докладта безнең уртак эшебез буенча проблемалы урыннар билгеләнде һәм аларны хәл итү юллары күрсәтелде. Бары  тик уртак тырышлык белән генә без теләгән нәтиҗәләргә ирешә һәм авыл халкының тормыш шартларын яхшырта алачакбыз”, - дип, чыгышын йомгаклады Марат Җәббаров.

Аннары «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» номинацияләре буенча еллык республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International